Шәһри Казан

Күрәчәк итмәсен: Татарстан өстеннән гарасат үтте

Бу җәйдә хәвеф-хәтәрләр шактый күп булды. Өченче көнне генә республиканың кайбер районнарында давыл чыгып, торак йортлар, мәктәп түбәләрен алып ыргыткан, агачларны аударган, берничә машина зыян күргән.

Көчле җил Бөгелмә белән Нурлатта да шактый «кыланып алган». Бөгелмәдә биш катлы торак йортның түбәсен куптарган. Калай туктап торган машина өстенә төшкән. Нурлатта чыккан җил исә склад бинасының түбәсен очырган. Купкан түбә 50 квадрат метр зурлык­тагы профнастил булган.

Әлмәттә дә шундый ук хәл кабатланган. Шә­һәрдә җил чыгып, тузан өермәсе күтәрелгән һәм җил яңгыр болытларын куып китергән. Бераздан көчле яңгыр ява башлый. Көчле җил йорт ишегалдында торган автомобиль өстенә агач аударган, машиналар өстенә йорт түбәләре дә ишелеп төшкән. Авыр конструкцияләр кайбер машиналарны тулысынча диярлек сыткан.
Чүпрәле районының Городище авылында ике торак йорт һәм сарай түбәсенә өлешчә зыян килгән. Иске Чүпрәледә метеостанциядә көндез җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе билгеләнгән.

Шул ук вакытта Лениногорск районының Урмышлы авылында да давыл чыгып, мәктәп түбәсен алып ыргыткан. Көчле яңгыр булган. Урмышлы авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин безгә сөйләгәнчә, сәгать өчләр тирәсендә кинәт җил чыгып, 70нче елларда салынган мәктәпнең, берничә йортның түбәсен очырган, агачларны аударган. Мәктәп тугыз еллык булган, бәхеткә, балаларның каникул вакыты, зыян күрүчеләр юк.

Реклама

Комиссия килеп, мәктәпне карап киткән, яңа түбә ябарга ышандырганнар. Ремонт эшләре якынча 3,5 млн сумга төшәчәк, диде җирлек башлыгы.

Татарстан Гидрометеорология үзәге көннәр салкынайта, төнлә һава температурасы 7 градуска кадәр төшә, дип хәбәр итә. Иртәгә һәм аннан алдагы көндә төнлә +7..+12º, көндез +17..+22º булачак. Урыны белән яңгыр явачак.

Фото: в контактедан алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: