16+

Креатив чаналар фестивалендә иң зур коймак пешерү буенча рекорд куймакчылар

6 февраль көнне Мамадышта кышның иң күңелле чарасы - “SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивале узачак. Быел бишенче тапкыр оештырылучы чара, чын мәгънәсендә, Мамадышның йөзек кашына әверелде. 

Креатив чаналар фестивалендә иң зур коймак пешерү буенча рекорд куймакчылар

6 февраль көнне Мамадышта кышның иң күңелле чарасы - “SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивале узачак. Быел бишенче тапкыр оештырылучы чара, чын мәгънәсендә, Мамадышның йөзек кашына әверелде. 

“Ел саен фестивальгә 5 меңнән артык кеше җыела. Әлеге чараны туристлар да көтеп ала. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге проектны тормышка ашыру өчен Мамадышның Яшьләр оешмалары советы 300 мең сумлык грантка ия булды”, - ди ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов. Аның әйтүенчә, фестивальдә конкурстан тыш та катнашырга мөмкин. Быел иң өлкән катнашучыга 78 яшь икән.

Фестивальнең приз фонды – 150 мең сум. Гран-при иясенә – 30, беренче урынга – 10, икенче урынга – 8, өченче урынга 7 мең сум акча тапшырылачак. Моннан тыш, 10 мең сум күләмендә махсус бүләкләр, иганәчеләр призлары каралган. Һәр килгән кешегә сувенирлар бүләк ителәчәк.

Җиңүчеләрне жюри сайлаячак. Шулай ук тамашачылар фикере дә исәпкә алыначак. Төп критерийлар – креатив идея һәм бизәлеш, чана юлының таудан төшкәндәге озынлыгы, тизлек. Чананы бизәгәндә сүгенү сүзләре язу тыела. 

Узган ел фестивальдә 37 команда катнашса, быел 54 команда катнашырга теләк белдергән. Катнашучылар арасында Питрәч районы да бар. “Без бу фестивальдә ел саен катнашабыз. Быел биш кешелек өч команда белән барырга исәп. Чана ясаучылар хәтта кунып эшли”, - ди Питрәч районы Чыты авылының клуб мөдире Миннур Шәмсетдинов. 

Фестивальнең үзенчәлекле ягы бар – биредә 800 кг авырлыктагы табада 2,5 метр диаметрлы коймак пешерәчәкләр. Ул коймакның ничек әзерләнүен оештыручылар сер итеп калдырды. “Дөньядагы иң зур коймакны пешерү процессын Россиянең Рекордлар китабы вәкиле күзәтеп торачак. Мамадышлылар 2014 елда Дмитров шәһәрендә 2,17 метр диаметрлы коймак пешерүченең рекордын узарга ниятли”, - ди фестивальне оештыручы Эльмира Әхмәтова.

“SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивалендә популяр җырчы, юмор остасы Данир Сабиров чыгыш ясар дип көтелә.

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading