16+

Кредит, инфляция, бәяләр...барысы да үсә

Без җәйге ялларыбызны ял итеп яткан арада, илдә көн дә бер-бер хәл булмый калмый, шулай да...

Кредит, инфляция, бәяләр...барысы да үсә

Без җәйге ялларыбызны ял итеп яткан арада, илдә көн дә бер-бер хәл булмый калмый, шулай да...

Әйтик, Россия Үзәк Банкы, сиздерми генә, 26 июльдән ачкыч ставканы, берьюлы тулы бер процентка күтәреп, 6,5% күләмендә беркетеп тә куйган. Хәтерегездә булса, безнең ил 2021 елны 4,25 процентлы ачкыч ставка (ачкыч ставка – гади банклар Үзәк Банктан әҗәткә уптым-илаһи акча алып торуның иң түбән процент ставкасы) белән башлап җибәргән иде. Нәтиҗәдә, банклар безләрне шактый “кызыктыргыч” ставкалары белән автокредитлар һәм ипотека әҗәтләре белән сөендерә килде.

Кредитлар арзанайды, шуңа сөнеп, торакка һәм автомобильләргә бәяләр күкләргә кадәр сикерде. Аларга ияреп, товарларга бәяләр күәс тубалындагы кебек булып үсте, кабарды һәм бу чараларны өстәгеләр “ил икътисадын үстерү өчен кулланылган эффектив чаралар” дип атады. Дөрестән дә, эре алыпсатарларның автомобильләре сатыла башлады, төзүчеләрнең йортлары күпләп салынды, кыскасы, халык “теләсә нинди шартларда – любым путем” фатирлы, машиналы, кредитлы булды.

Бакчаң, уңышлардан баш әйләндереп утырган арада, илдәге еллык инфляциянең 6,5 проценттан узып киткәнен сизми дә калганбыз. Нәтиҗәдә, базардагы акча көткәндәгедән тизрәк очсызланган, ә Үзәк Банк моннан керем тапмый булып чыккан. Бу “тәртипсезлек”кә киртә куеп, инфляция артыннан “куып тоту” максатларында, илнең милләттәшебез Нәбиуллина җитәкчелегендәге үзәк банкы илдәге ачкыч ставканы янә 6,5% дип билгеләде.
Бу үзгәрешләрдән соң безне ни көтә?

Күзгә күренеп торган иң кулай эффект – шәхси затларның банкларга салынган вкладлары буенча процент ставкалары артачагы көн кебек ачык. Күпмегә? Монысы һәрбер банкның саранлык дәрәҗәсенә бәйле... Һәрхәлдә, банкларга халык кесәсеннән әҗәткә алу, ҮБныкыннан алып торуга караганда, кабаттан кулайрак була башлаячак. Димәк, әби-бабайлар акчасын кабат банкка күтәреп китәчәк.

Ә менә әби-бабайлар кесәсеннән вклад итеп бурычка алынган акчаны кредит итеп кире халыкка тарату ставкалары сизелерлек артачак. Шулай булгач, банкларга кредитларын ышандырыбрак тарату өчен “кызыктыргыч” шартлар (ә аларга өстәп, страховка, комиссия ише көчләп тагыла торган хәйләкәр продуктлар) уйлап табарга кирәк булачак.

Ә тагын, ачкыч ставканың артуы, ниһаять, айга кадәр менеп җиткән фатир бәяләрен авызлыкланырга мәҗбүр итәчәк. Ә менә торак бәяләренең кирегә борылуы – шактый икеле, дияр идем. Юкса, андый хәл икътисадны шактый куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк. Фатир базарында тискәре динамикалы гарасат булдырмау өчен дә бит, Путин 1 июльдән илдә кабаттан 7%лы льготалы ипотека программасын дәвам иттерергә фәман бирде.
Нишләсәң дә, инфляция ай саен уңай якка таба артуын дәвам итә. Кибетләрдә (кишер бәясен санамаганда) товар бәяләре артык төшәргә атлыгып тормый. Киресенчә!

Көзгә барлык рәсәйле ритейлерлар бер авыздан өс һәм аяк киеменә бәяләр артачак, дип куркыта. Агач яфраклары саргая башлау белән, күлмәк-чалбар, галош-түфли бәяләре 10 процентка, кыш бабай килеп китүгә – Яңа ел башыннан тагын 15-20 проценка артачак, дип фараз кылына.
Сәбәпләре – дөнья базарындагы мамык бәяләренең ел башыннан башлап 35 процентка артуы һәм Кытайдан товар кайтарту бәяләренең, пандемия сәбәпле, гел борчылып, үсеп торуы.
Димәк, көз җиткәнче, ыштан-күлмәк алып калырга тырышыгыз инде сез, дуслар.

Ачкыч ставка тагын артачакмы? Бу сорауга җавап итеп, белгечләрнең еллык инфляция ел азагына кадәр 13,4 процентка кадәр җитәргә мөмкин дигән фаразын гына китерә алам. Үзәк Банк кына артта калмас.
Сез дә артта калмагыз!
Шушындыйрак уйлар белән бу язманы язып тутыручы мине – Әмир Исламов диеп белерсез.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading