16+

Кредит түли алмасаң нишләргә?

Шатланырлык хәбәр: коронавирустан зыян күргән клиентларга штрафларсыз кредит каникуллары бирергә әзер!

Кредит түли алмасаң нишләргә?

Шатланырлык хәбәр: коронавирустан зыян күргән клиентларга штрафларсыз кредит каникуллары бирергә әзер!

Кредитны түләүгә кагылышлы сораулар короновирус аркасында өйдә утырырга мәҗбүр булган халыкны аеруча борчый. Бу уңайдан Әлмәт шәһәре  башлыгы Тимур Нагуманов Сбербанкның “Татарстан банкы” бүлеге идарәчесе урынбасары Антон Каменев белән  ипотека буенча отсрочкалар турында туры эфир уздырды.

“Коронавирустан зыян күргән клиентлар: вирус йоктыручылар, изоляциядә утырырга мәҗбүр кешеләр, кеременең бер өлеше югалу сәбәпле, кредитны түләргә мөмкинлеге булмаганнарга банк, һәр клиентның хәлен аерым тәртиптә карап, штрафларсыз кредит каникуллары бирергә әзер“, –  ди Антон Каменев.

Моның өчен банкның рәсми сайты аша онлайн рәвештә реструктуризация турында гариза тапшырырга кирәк. Гариза белән бергә кредит түли алмауны раслый торган белешмә дә сорала. Бу – коронавируслы   кешеләргә бирелгән больничный, вирус аркасында эшсез калган кешеләргә эш урыныннан белешмә, изоляциядә утыручыларга моны раслаучы справка һәм башка документлар.

Үзмәшгульләр өчен дә шундый тәртипләр гамәлдә. Гаризалар ун көндә каралырга тиеш.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading