Шәһри Казан

Күренекле гарәп теле белгече Җәмил Зәйнуллин вафат

Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булган.

Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин вафат булган. Бу хакта "Шәһри Казан"га Казан университетыннан хәбәр иттеләр.

Җәмил Зәйнуллин 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый. 1988 елда - кандидатлык, 1999 елда докторлык диссертацияләре яклый. Озак еллар Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләр кафедрасын җитәкли. Соңрак Көнчыгышны өйрәнү институтына нигез сала һәм беренче директоры була.

Туганнарының, якыннарының, шәкертләренең кайгысын уртаклашабыз.

Реклама

Фото: https://ru.wikipedia.org/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 15 май 2020 - 16:11
    Без имени
    Җәмил Габдехаковичның 1989 нсы елда басылып чыккан "Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба" китабы ярдәмендә иске татар язуы буенча белемебезне нык тирәнәйттек. Һәм шуның белән һаман эшлибез. Аллаһының рәхмәтендә булсын!
  • 15 май 2020 - 13:52
    Без имени
    إنا لله و إنا إليه راجعون . محمد محمود
  • 15 май 2020 - 10:40
    Без имени
    إنا لله و إنا إليه راجعون . محمد محمود