16+

Күрим дисәң халык күңелен...

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Дәүләт Советындагы фракциясе әле чагыштырмача яшь. Аңа бары өч ай. Аның составында 82 кеше исәпләнә. Алдагы чакырылыштан аермалы буларак, «бердәмроссия»леләр саны бергә азрак. Сәбәбе – Геннадий Емельяновның Дәүләт Советыннан Федерацияләр Советына тәкъдим ителүендә.

Күрим дисәң халык күңелен...

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Дәүләт Советындагы фракциясе әле чагыштырмача яшь. Аңа бары өч ай. Аның составында 82 кеше исәпләнә. Алдагы чакырылыштан аермалы буларак, «бердәмроссия»леләр саны бергә азрак. Сәбәбе – Геннадий Емельяновның Дәүләт Советыннан Федерацияләр Советына тәкъдим ителүендә.

– Кандидатларыбызга ышаныч күрсәткән сайлаучыларыбызга без бик рәхмәтле. Мондый нәтиҗә – бик мөһим һәм безнең өчен кыйммәтле, – ди парламенттагы «Бердәм ­Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.

Бер рәхмәт икенчесен тудыра

Сайлау алды кампаниясе вакы­тында депутатларга 8 меңләп наказ юлланылган. Алдагы кампания­дә кабул ителгән теләк-тәкъдимнәр белән чагыштырганда, бу – 50 процентка диярлек күбрәк. Әмма халык тыныч күңел белән яши ала, дип ышандыра Юрий Камалтынов.
– Хәзерге чакырылыш депутатларын мин «азартлы» дияр идем. Чөнки барысы каршында эшләнгән эшләр өчен рәхмәт әйтү башка депутатларны да сайлаучылар наказларын үтәргә этәргеч бирә, – ди фракция рәисе.
Моннан тыш, депутатлар алты төбәк партия проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: депутатлар корпусы башкарма хакимият вәкилләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Мондый үзара эшчәнлек башка бер субъектта да күзәтелми икән.
Сүз уңаеннан, узган чакырылыш депутатлары 85 проценттан артык наказларны үтәгәннәр. Хәзерге чакырылышта теләк-тәкъдимнәрнең үтәлешен «яшь» депутат Марат Әхмәтов контрольдә тота.
– Наказларның 60 проценттан артыгы тирә-якны яхшырту, юлларны тәртипкә китерү белән бәйле иде һәм бу сөендерә дә. Узган елның февраль-март айларында үткәрелгән очрашуларыбыз, халыкка аңлатуларыбыз юкка китмәгән. Төп фикеребезне халык ишеткән. Президент та «Безнең ишегалды» программасын хуплады. Халыктан килгән наказларның күп өлешен тормыш хәлен яхшырту, социаль ярдәм күрсәтү, яшәү-көнкүреш мәсьәләләре алып тора. Сәламәтлек саклау, коррупция, белем бирүгә кагылышлы сораулар хәзер сирәк яңгырый, – дип белдерде Юрий Камалтынов.

«Эшкә йөргән кебек йөрүчеләр бар»

Депутатларга иң еш мөрәҗәгать итүчеләр арасында «Татфондбанк» һәм «ТБКФинанс» банкларыннан зыян күрүчеләр.
– Халык әлеге мәсьәләне чишү буенча эш алып барылуын аңлый. Рәхмәт тә әйтә. Кеше берничә дистә миллионын югалткан икән, билгеле инде, ул күбрәккә өметләнә. Ә ярдәм фонды бөтенесенә дә тигез ярдәм күрсәтә. Әлеге мәсьәләнең зур өлеше чишелгән инде. Кабул итүләр уздырган барлык депутатлар янына  эшкә йөргән кебек йөри торган бер төркем актив кешеләр бар. Республика әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзли, таба. Тик аның кадәр акчаны берьюлы табу кыен, – дип билгеләп узды парламент вәкиле.

Киләсе елда ни көтә?

Киләсе 2020 ел республика өчен вакыйгаларга бай булырга охшап тора. Хәзер Татарстанда ел саен зур чаралар үткәрелә. Билгеле инде, депутатлар да әлеге вакыйгалардан читтә калмый. Кемдер оештыру эшләрендә катнаша, икенче берәүләр башка төрле ярдәм итә.
2020 елда Дәүләт Советы депутатларының «Бердәм Россия» фракциясе вәкилләре Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның 100 еллыгында катнашырга ниятли. Иң мөһим чараларның берсе – Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә советларына депутатларны сайлау. Барлыгы 7 меңнән артык депутатны сайлау бурычы куела.

Сайлаулар хакында

Киләсе елның февраль-март айларында ук без Президент сайлауларына әзерләнә башлыйбыз, дип белдерде Юрий Камалтынов.
Конституция нигезендә, Президент булып бер кеше өч срок рәттән сайлап куела алмый. Шуңа бәйле рәвештә кайберәүләр, Рөстәм Миңнеханов киләсе сайлауларда кат­нашса, законны бозачак, дип уйларга мөмкин.

– Дөрес, Президент өч срок рәттән сайлап куелырга мөмкин түгел. Әмма Рөстәм Нургали улы бер тапкыр билгеләп куелды. Икенче тапкыр сайланды. Киләсе срокка сайлауда катнашу – Рөстәм Нургали улының үз эше, билгеле. Праймериз процедурасын әле берәү дә үзгәртмәде. Партия берничә кандидатны да тәкъдим итәргә мөмкин, – ди сайлаулар хакында Юрий Камалтынов.

«Татарстан Президентын сайлау – җаваплы һәм җитди эш. Без «Бердәм Россия» сәяси партиясе исеменнән Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итәргә, аның кандидатурасын хупларга әзер».
Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре,
ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading