16+

Көрәшче Ринат Фәхретдинов дини карашлары буенча чемпион поясыннан баш тарткан

Катнаш стиль (ММА) көрәшчесе Ринат Фәхретдинов дини карашлары буенча чемпион поясыннан баш тарткан. Спортчы көндәш мөселман кардәшләренә каршы көрәшәсе килмәвен белдергән.

«Мин мөселман кардәшләрем белән көрәшмим, ә көндәшләрем Фаридун Одилов белән Даурен Ермеков – мөселманнар», – дигән ул. Шул ук вакытта карьерасын тәмамларга җыенмавын да әйткән. Чемпион поясыннан баш тартканнан соң да рингка кайтачагына шикләнми. «Мин кайтмыйм дип берничек тә әйтмим. Кемнең чемпион буласын карарбыз. Алдан юрамыйк. Ә поясны үз принципларыма каршы килмәс өчен калдырам» , – дигән спортчы.
Нәселе буенча татар булган Фәхретдинов – катнаш көрәш буенча спорт остасы. Профессиональ карьерасын 2013 елда башлаган. 18 тапкыр җиңүче булган.

Фото: https://www.instagram.com/p/CCeK5aeI5Vf/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading