16+

Көрәшчеләр хоккейда да беренче!

"Итекле хоккей"да беренче урынны Биектау районының көрәшчеләр командасы яулаган!

Көрәшчеләр хоккейда да беренче!

"Итекле хоккей"да беренче урынны Биектау районының көрәшчеләр командасы яулаган!

Гап-гади бер татар авылында башланып киткән "Итекле хоккей" ярышлары быел Татарстан масштабында уздырыла. Бу бәйге белән инде башкала халкы да хәзер төрле объектларда таныша ала.

Чираттагысы Аккош күлендә Май чабау бәйрәме кысаларында оештырылды. Бәйгене башлап җибәрүчеләрнең берсе Илшат Вакказов "ШК" хәбәрчесенә белдергәнчә, турниры әйбәт кенә узган, хоккейчылар да канәгать калган, бәйрәм чарасына килүчеләрдә дә зур кызыксыну уяткан.

Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны Биектау районының көрәшчеләр командасы яулаган. Аларның составында Татарстанның атказанган, Россиянең спорт остасы Раил Нургалиев та уйнаган. Икенче урында - Казан Дәүләт Аграр Университеты командасы. Байлар Сабасы Мәртен авылы егетләре - 3 урында. Теләчеләр дүртенче урында калса, алып баручылар командасы бишенче урында.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading