Сабан туенда, гадәттә, уен-бәйгеләрдә бер төркем кешеләр генә катнаша. Балык Бистәсендә көчле җилле яңгыр барча халыктан “марафончы” ясады. Шөкер, кояш кабат елмайгач, кайсы-кая таралышып, адашып-югалтышып беткән гаиләләр бергә җыелышып, бәйрәм матур гына дәвам итте.
– Быелгы Сабан туе Балык Бистәсе районына 95 ел тулу белән дә истәлекле. Районыбыз халкы – тырыш, Россиянең чын ватанпәрварләре. Сабантуй язгы кыр эшләрен йомгаклау билгесе. Шунлыктан, киләсе уңышка нигез салган авыл хезмәтчәннәрен олылау табигый хәл. Язгы кыр эшләрен актив башкарып чыккан агрокомплекс коллективларына зур рәхмәт! – диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов.
Районның “Логос”, “Кама-Агро”, “Кулон-Агро”, “Зюзино”, “Солтан” агрофирмалары мактап телгә алынды. Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фондының башкарма директоры Нурия Хашимованың, Балык Бистәсе җирлегеннән сайланган депутатлар Илья Вольфсон, Ирек Богуславский, Дмитрий Самаренкин, Михаил Сыровцкийның, шулай ук агропредприятиеләр җитәкчеләре Али Кюршад белән Альберт Фәхретдиновның районга теләктәшлек күрсәтүләре әйтелде.
Рәхмәтнең иң олысына “Каздорстрой” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Равил Гарипов лаек булды, ул Балык Бистәсе Сабан туена төп бүләк – кече трактор куйган. Шәп трактор, мин сиңа әйтим! Көрәшчеләргә бу бүләккә якынлашу өчен күп көч түгәргә туры килде. Балык Бистәсе районы Сабан туеның баш батыры булып Айназ Билалов калды. Ләкин, баш батыр исеме тракторга хуҗа булу түгел әле. Балык Бистәсендәге эчке кагыйдә-традиция буенча, үлчәү авырлыкларында җиңгән көрәшчеләр арасында шобага-лотерея уйнатылды. Мәйдан тын калды: кошлар сайраганы, Чулман һәм Анатыш елгалары ярларындагы бакалар кычкырганы ишетелде, хәтта. Көрәшчеләр дә дулкынлана, кайсы конвертта “трактор” икән? Бәхет Данил Хәйриевка елмайды, ул отты кече тракторны.
Ветеран көрәшчеләр арасында аерым оештырылган бил алышуда Алексей Кузин җиңде.
Балык Бистәсе районы мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә осталары һәм үзешчән артисталар концерты белән үрелеп барган Сабан туе матур һәм тыныч узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Сабантуйдан фотоларны фотогалереядан карарга була икэн
0
0
0
0
Фотолары фотогалереядэ бирелгэн
0
0