16+

Күрше абый

Иреннәрең кызыл чия, Күзләрең зәңгәр төймә. Гомерлеккә сөйдем сине, Ташлап китәр бу димә.

Күрше абый

Иреннәрең кызыл чия, Күзләрең зәңгәр төймә. Гомерлеккә сөйдем сине, Ташлап китәр бу димә.

Үләренә ике атна кала, Салих абый әнә шулай җырлый башлады.

Үземнең балачакны искә төшергәндә, нишләптер, Салих абыйдан аерып карый алмыйм. Аның егәрле чакларын да яхшы хәтерлим әле. Авылның менә дигән тимерчесе иде ул. Була бит шундый кешеләр – алар бары тик үз урыннарында, аларны бүтән урынга куеп та, башка һөнәр иясе итеп күз алдына китереп тә булмый. Салих абый да нәкъ шундыйлардан: тимер эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белде, гомере буе тимер-томыр арасында кайнашты. Пенсиягә чыккач та, яраткан эшен ташламады, кемгә комган борыны утыртырга, пычкы кайрарга, машина радиаторлары ямарга – барысына да өлгерә иде.

Төпчек улы Рәмис белән без бала чактан бергә, аның сугышта булган солдат маҗараларын тыңлап үстек. Эштән әзрәк төшереп кайтып өстәл башына утырыр иде дә, кулын иягенә терәп: «Без солдатта булган чакта...» – дип, әллә нинди кызык та, кызганыч та булган вакыйгаларны тезеп китәр иде. Без, балалар, авызларыбызны ачып тыңлап утыра идек.

– Балаларның башына әллә ниләр тутырып утырма инде, – дип, Хәфәзә апа әзрәк шелтәләп тә ала. 

– Син, карчык, белмәгәнгә тыгылма, яме, – дип эләгешеп киткән чаклары да булгалый иде.

Салих абыйның әнисе Мәстураттәй озын гомер кичерде – 100не чак кына тутыр­мый калды. Сугыш узганнар буыны, туры килгәндә, әзрәк төшереп кайтуны чит итмәделәр. Менә шундый чакларда холыксызлана башласа, 60ны тутырып килгән малае­на Мәстураттәй уклау белән менеп төшәргә дә күп сорамый иде.  Ләкин мин бервакытта да әнисенә каты бәрелгәнен күрмәдем. Мыгыр-мыгыр килеп урынына утырыр иде дә, өстәл артында иягенә таянып, йокыга ук китәр иде. 

Хәзер телевизор, газета-журналлар әти-әнисе белән сугышып (әйе, сугышып), чәчең үрә торырлык вакыйгаларны сурәтләгән хәбәрләр белән тулган заманда, ул чор балалары әнине әни дип, аңа буйсынып, 60ка җиткәндә дә бала булып яшәде, ахыргы көнгәчә тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әзрәк салырга яратсалар да мин аларның, башларын ташлап, дөньядан гаме китеп эчеп йөргәннәрен күрмәдем. Иртәдән эш урыннарында булып, хезмәтләрен дәвам итәләр иде.

Рәмисне ярата иде ул. Төпчек булганга да якын булгандыр бәлки. Шулай да ирләрчә кырыслыгын күрсәтеп алырга да онытмый, сүзне тыңламаса, чыбык белән менеп төшәргә дә күп сорамый иде.

Һәр заманның үз шаукымы дигәндәй, хәзерге яшьләр машинада чапса, безнең яшьтәгеләр мотоциклга атланып үсте. Велосипед кына канәгатьләндерми иде инде безне. Минем дә ул кечкенә мотоцикл төшләргә кереп йөдәтте... Шулай да аңарга ия була алмыйча калдым. Чөнки безнең, авылда әле бармак белән генә санарлык кешеләрдә булган «Урал» мотоциклы бар иде инде. Ул вакытта бу зур техника хәтта җиңел машина белән тиңләшә ала, ләкин аны йөртү әле көчләре утырып бетмәгән балаларга авыр­гарак туры килә иде. Шуңа да әти-әниләр балаларына җиңел мотоцикл алырга тырыштылар. Рәмискә дә рөхсәт бирделәр, абыйсы Фарих белән бергә барып, Казаннан өр-яңа «Минск» матае алып кайттылар. Салих абый, аны яратмаган булса, рөхсәтен дә бирмәгән булыр иде. Мин шулай уйлыйм.

1985 елда бугай, авылда янгын чыкты. Майның соңгы көннәре. Төшкелекне ашагач (ул чагында комбайнер ярдәмчесе булып эшли идем), төрле мәзәк хәлләр сөйләшеп, яшел чирәмдә кылтаеп торабыз. Бервакыт авыл өстеннән кап-кара болыт булып төтен күтәрелде. Нәкъ безнең турыда. Йөгерешеп авылга кайтыр­га чыктык. Чиләк күтәргән авыл халкы дәррәү безнең якка таба чаба. Күз ачып йомганчы башта бер йортны, аннан икенче йортны ялкын ялап кына ала. Янгын безнең якта түгел икән. Каршы яктагы биш йорт күз ачып йомганчы көлгә әйләнде. Шулар арасында Салих абый йорты да бар иде. Шушы йортлар алдында тезелеп киткән мәгърур өянкеләр утка артык таралырга ирек бирмәде. Үзләре корбан булса булдылар, утны авызлык­лап, туктатып калдылар.

Дүрт нигезнең хуҗалары ул нигезләрдә яңадан йорт тергезмәде. Күңелләре дә тартмагандыр, авылдагы буш йортларга күчтеләр. Каршы күршеләребез шәһәргә үк китеп барды. Салих абый нигезен ташлап китәргә теләмәде. Мондый вакытларда авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел була бит. Ул вакытта колхоз да аягында нык басып тора, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Хәтеремдә, колхозның бер «Беларус» тракторы гел алар карамагында булды ул елны. Ә бу зур нәрсә. Техника мәсьәләсе ул чагында да, хәзер дә бик авыр иде. 

Иң гаҗәбе шул – Салих абыйның: «Менә гомер буе эшләгән мал юкка чыкты», – дип кайгырып утырганын хәтерләмим. Шулай булырга тиештер инде дип кабул итте дә, җиң сызганып, эшкә тотынды. Себердә эшләп яткан Фарих абый да кайтып, өч ай дигәндә, йортны бастырып та куйдылар. Кышны ул елны алар яңа өйдә чыкты. 

Рәмисне армиягә озаткач, мин дә озак тормадым, армия хезмәтенә китәргә туры килде. Бүгенгедәй хәтеремдә, авылыбызның түбән оч башыннан Рашат абый «ГАЗ-53» машинасы белән безне озатырга килеп туктады. Машина әрҗәсенә төялдек, кулымда гармун, шаулашып-гөрләшеп җырлыйбыз:
«Үскән чакта үскән идек, 
Тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч таралыштык,
Кош балалары кебек».

Шулвакыт: «Илдар улым, минем белән саубуллашмыйсыңмыни?» – дип, Хәфәзә апа тавышы ишетелде. Чынлап та, мин аларга кереп чыгарга оныткан идем. Кулымдагы гармунны күрше егетенә тоттырдым да машина әрҗәсеннән сикереп төштем. Ул мине кочаклап алды, исән-сау әйләнеп кайтуымны теләде. Бу безнең соңгы күрешүебез булган. Мин хезмәттән кайт­канчы, 1989 елны бу фани дөнья­дан китеп барган, бахыр.

Салих абый җәмәгатен гел сагынды. «Менә без апаң белән гел яратышып тордык», – дип, икәү очрашкан чагында гел искә ала торган иде. Тормыш булгач, һаман яратышып кына да тормаганнардыр, шулай да ул вакытта, ирем белән сүзгә килдек дип, кешегә кереп кунып ятулар булмады. Аерылышып китүләр бөтенләй башка сыймаслык нәрсә булып хәтердә калган.

90нчы еллар башында авылда тәмәке бетте. Шәһәрдәге кибетләрдән табып кайту бәхете дә бик сирәк кешеләргә генә тәтеде. Салих абый гомере буе тәмәке тартты. Авызыннан бер дә өзелеп тормады. Ләкин аның тәмәкегә аптыраган чагын хәтерләмим, бакчада тәмәке үстерә башлады ул. Тәмәке турый торган станогын да ясап җибәрде. Авыл кешесе бер төрерлек тәмәке сорап аның янына килә, тәмләп әңгәмә кылып китә иде.

Соңгы елларында йөри алуы авырлашты. Шулай да кеше кулына калып, үз йомышын йомышлый алмыйча урын өстендә озак ятмады. Бакчада үзе төзегән беседкасында, тәмәкесен тартып, әкрен генә җирдә казынып гомер йомгагын сүтте.

Үләренә бер атна кала, эшләгән урыныма китәр алдыннан саубуллашырга кердем. Ул инде урын өстеннән тора алмый, бик сызланып ята иде. Үзем, алдан сизсәм дә: «Терелерсең, авырмаган сөяк булмый», – дигән кебег­рәк сүзләр сөйләдем бугай. «Күрешә алмасак, риза-бәхил, улым», – дигән сүзләр ишеттем. Тәмәке кабызып бирүемне сорады, бер суыргач: «Булмый икән», – дип кул селкеде. Бер атнадан безне калдырып, Хәфәзә апа белән улы Фарих янәшәсенә барып ятты. Гомер буе бергә яшәп, үлгәч тә каберләре янәшә булды.

Илдар Гариф.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading