16+

«Күршем электр өчен азрак түли»

Күрше фатирда өч кеше яши, без дә өчәү. Аларның электр өчен түләү бәясе гел азрак чыга. Күршем: «Без электрны экономияле кулланабыз», – ди. Чыганакларга сакчыллык алымнары турында языгыз әле. Җәмилә Харисова, пенсионер, Казан.

Күрше фатирда өч кеше яши, без дә өчәү. Аларның электр өчен түләү бәясе гел азрак чыга. Күршем: «Без электрны экономияле кулланабыз», – ди. Чыганакларга сакчыллык алымнары турында языгыз әле. Җәмилә Харисова, пенсионер, Казан.

Казанның «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе белгечләре әлеге хатка түбәндәге җавапны җибәрде:

– Берничә бүлмәдәге электр лампочкалары белән импульслы реле ярдәмендә идарә итү кирәк. Бу утларны ерактан да кабызу һәм сүндерү мөмкинлеген бирә;

– гадәти аергыч (выключатель) урынына яктылык көйләгеч урнаштырыгыз. Әлеге җайланма яктылык таратуны көчәйтә яки киметә;

– яктылык таралышы көйләнелә торган галоген лампалар куллану энергияне 30 процентка кадәр экономияли;

– люминесцент лампалар электр энергиясен дүрт мәртәбәгә экономияли. Энергиягә сакчыл заманча лампалар 10 мең сәгать эшләргә сәләтле, ә кызып эшли торган лампаларның гомере – уртача 1,5 мең сәгать, ягъни алты-җиде мәртәбәгә азрак. Моның өстенә, аларның бәясе дә ике мәртәбәгә якын кыйммәтрәк. Кечкенә генә 11Вт люминесцент лампа кызып эшли торган 60Вт лампа куәтенә тәңгәл. Алар өч-дүрт ел дәвамында эшли, бәясе бер ел эчендә аклана; 

– көн яктылыгына да битараф карамаска кирәк. Ачык челтәрләр, ак обой һәм түшәм, чиста тәрәзәләр, тәрәзә төбендәге чама белән генә куелган гөлләр фатирдагы яки өйдәге яктылыкны күбәйтә һәм электр яктырткычлар кабызу вакытын кичектерә;

– энергиягә сакчыл лампалар кулланыгыз, алар кызып эшли торган лампаларга караганда, ун мәртәбәгә озаграк хезмәт итә, ә электр энергиясенә 80 процентка кадәр экономия ясый;

– электр плитәсендә ризык әзерләгәндә, диаметры плитә конфоркасына туры килмәгән кастрюль кулланмагыз (кечкенә кастрюльне зур конфоркага куймагыз). Болай эшләү 20 процентка кадәр җылылык югалуга китерә. Төбе янчелгән-тигезсезләнгән савыт электр энергиясенең 40-60 процентка күбрәк тотылуына китерә. Кастрюльнең капкачын каплагыз, болай эшләгәндә, электр энергиясе 30 процентка кадәр экономияләнә;

– кулланып бетергәч, электр көнкүреш җиһазларын шунда ук сүндерегез һәм чыбыгын электр челтәреннән тартып алыгыз.

Фото: xakac.info

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading