16+

Көрәшнең дә кешбэгы булды

“Манзара” спорт-музыка премиясен оештыручылар тамашачыларны чираттагы тапкыр шаккатырды.

Көрәшнең дә кешбэгы булды

“Манзара” спорт-музыка премиясен оештыручылар тамашачыларны чираттагы тапкыр шаккатырды.

“Безнең татарның мактанырлык әйберләре күп түгел – милли телебез, моңлы җырыбыз һәм көрәш”, – дип әйтеп куйган иде берничә ел элек “Манзара” спорт-музыка премиясе тантанасында чыгыш ясаганда мәшһүр җырчы Салават Фәтхетдинов. 15 гыйнварда әлеге тамашаның чираттагысында кунак булдык: дөрес әйтә бит, әй, җырчыбыз – татарча кочаклашып сөйләштек, моңландык һәм көне буе көрәш карадык. Бу – безнең төп горурлыгыбыз.

“Это круто!” 

Ачылыш вакытында янәшәмдә басып торган ир-атның әлеге сүзләре русча булса да, күңелемә май булып ятты. Безнең көрәшебез, йөзек кашына тиң спорт төренә булган бәясе шушы ике сүзгә сыйган да беткән. Алга китеп сөйләмә әле дисәгез дә, әйтми булдыра алмыйм – “Манзара”ның быелгысы аеруча “круто” булды. Оештыру дәрәҗәсе, көрәшчеләрнең турнирга булган карашы, зал тутырып килгән тамашачы һәм... алып баручылар. Соңгылары рәтен быел танылган юмор остасы Әбри Хәбриев та тулыландырды. “Көрәшне белмим, мәктәптә укыганда сөлгене бер генә тоттым – сыртка салдылар, шуннан остазым сәхнәгә төртеп күрсәтте”, – дип шаяртса да, юмор остасы “Манзара”га аерым бизәк өстәде. Берничә сәгать дәвамында көрәш тамашасын бергәләп шәрехләп утырган мин фәкыйрегез аның янында юмор байлыгымны арттырсам, Әбри көрәш кагыйдәләрен өйрәнеп кайтып киткәндер.

Вәйт, яңалык бу!

Кагыйдәләр димәктән, оештыручылар “Манзара” өчен генә яңалыклар да уйлап тапкан. Шуларның берсе – көрәшне ике өлешкә бүлеп (сөлгеләрне бәйләгәнче һәм аннан соңгы өлеш дип аңларга кирәк!), һәрберсенең азагында соңгы балл яулаган көрәшчегә өстәмә 1 балл биреп барды. Хөкемдарлар: “Бонус”, – дисә, алып баручылар яңа термин уйлап тапты – “кешбэк”. Шулай итеп, көрәшебез дә кешбэклы булды.

Аерым турнир вакытында тамашачылар мыштым гына утырса татар көрәше буламы соң инде ул? Бу юлы да шаулашып алучылар булды, ара-тирә бар булган бармагын авызына кабып сызгыручылар да шәйләнде. Тынычландыру өчен оператор егетләрне эшкә җигәргә – көрәш барышын зур экранда кабатлап күрсәтергә туры килде. Кем әйтмешли, монысы инде чынлап та “круто”.

Муса өчен Җәлил кадерле

Оештыручылар быел бил алышуларны 3 категориягә бүлеп уздырырга булган. Яшьләр арасында Булат Яруллин (Кукмара), Азимҗан Котбетдинов (Казан) һәм Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт) – 65 килограммга кадәрге авырлыкта җиңүчене ачыкласа, ир-егетләр өчен 75 һәм 130 килограммга кадәрге авырлыклар сайлап алынган.

Шулай итеп җиңел авырлыкта – Динар Кәримуллин (Лаеш), Мөнир Галләмов (Теләче), Илназ Рамазанов (Тукай), Булат Юнысов (Биектау), Булат Гадершин (Зәй), Ленар Садыйков (Чаллы), Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт), Рамил Хәкимҗанов (Арча) бил алышса, югырырак авырлыкта чемпион билбавы өчен Руслан Хәмидуллин (Зәй), Булат Мусин (Казан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Радик Сәлахов (Әлмәт), Эльдар Хәмитов (Чаллы), Руслан Рәфыйков (Балтач), Ринат Дәүләтшин (Кукмара), Руслан Абдуллин (Арча) һәм Раил Нургалиев (Теләче) көч сынашты.

 

 

2019 елгы чемпион билбавына лаек булган Муса Галләмов кайда, диярсез. Тамашачылар арасында иде Муса. Кияү егетләрен көнләштерерлек кәчтүм чалбардан йөрү килешсә дә, спорт киеменнән дә күрәсе килә үзен.

– Әлегә имгәнүләрдән савыгып бетеп булмый. Аллаһ теләсә Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирына келәмгә кайтырмын дип өметләнәм. “Манзара” әле яңа турнир, үз дәрәҗәсен яулап кына килә. Ә минем өчен Муса Җәлил турнирында җиңү яулау күпкә кадерлерәк”, – дип сөйләде безгә Муса Галләмов.

Тәкә һәм ике билбау

Мусаның булмавы Раил Нургалиев белән Радик Сәлаховка эшне җиңеләйтте. Башка көрәшчеләр үпкәләмәсен, җиңү өчен нәкъ менә алар төп дәгъвачы иде. Жирәбә дигәне исә аларны ярымфиналда ук очраштырды һәм 4:2 исәбе белән отып барган җиреннән Раил Нургалиев сыртына барып төшкәнен сизми дә калды. Әлеге җиңүдән дәртләнгән Радикны финалда инде Эльдар Хәмитов та туктатып кала алмады. Радик – икенче ел рәттән “Манзара” батыры һәм ике чемпион билбавына ия булган бердәнбер көрәшче. Булат Мусин – 3нче, Раил Нургалиев 4нче урында калды.

 

 

– Ялгыштым, – диде азактан Раил үзе. – Мин Радикка чистага оттыра торган көрәшче түгел инде.

Кайбер көрәшчеләрнең ялгышы, икенче берәүләренең әзерлеге һәм үҗәтлеге җиңел авырлыкта Динар Кәримуллинны чемпион итте. Рафаэль Кәлимуллин – 2, Ленар Садыйков – 3, ә Рамил Хәкимҗанов 4нче булды.

 

 

Ике чемпионны да билбау белән бүләкләгән вакытта, яшьләр арасында җиңүче булган Рафаэль Хәсәншин Әлмәткә кадәр тәкәкне ничек алып кайтасы булыр, дип баш ваткандыр. Җырчы, алып баручы, заманында үзе дә көрәшеп зур җиңүләр яулаган Ильяс Халиков менә шундый “мәшәкать” өстәде 18 яшьлек егеткә. “Үзем кечкенә үлчәү авырлыгында бил алышкач яхшы беләм – Сабантуйларда аларга тәкә отуы бик авыр. Шуңа күрә яшь егетләрне тәкә белән бүләклисем килде. Аннан соң, тәкә һәрвакыт татар көрәшенең символы булып калырга тиеш ул”, – диде Ильяс. Ә яшьләр арасында 2нче урынны Булат Яруллин, 3нчене  үзбәк егете Азимҗан Котбетдинов яулады.

Фото: minsport.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК шап булган

    Мөһим

    loading
    2
    X