– Баулы районы хакимияте белән берлектә федерациянең бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясадык. Федерацияне Риф Васиков җитәкли башлаганнан соң төбәктә боз кузгалды, көрәштә үсеш күзәтелә башлады. Һәм мондый чара да әле беренче тапкыр гына уздырылды, – дип билгеләп үтте Вил Усманов.
Бу урында шунысын да искәртү урынлы булыр: узган ел нәтиҗәләре буенча Баулы районы көрәштә бер ел эчендә иң зур үсешкә ирешкән команда булып та танылды.
Комментарийлар