16+

«Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек: мәктәпсез тилмерәбез»

«Соловьиная роща» микрорайонында яшәүчеләр мәктәп юклыктан зарлана.

«Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек: мәктәпсез тилмерәбез»

«Соловьиная роща» микрорайонында яшәүчеләр мәктәп юклыктан зарлана.

Алар бу мәсьәләдә инде берничә ел җитәкче бусагасын таптый, пикетларга да чыктылар. Әле күптән түгел генә Рауис Гәрәев урамы, 94нче йорт тирәсенә 100дән артык яшь гаилә, балалар җыелган иде. Алар барысы да мәктәп, балалар бакчасы таләп итә. Хәтта булачак мәктәпләрен картоннан да ясап куйганнар иде.

«Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдек. Фатир сатып алганда, безгә биредә мәктәп булачак дип вәгъдә иттеләр. Әмма менә инде икенче ел мәктәпсез тилмерәбез. Баланы Имәнлек урамындагы 150нче мәктәпкә йөртергә мәҗбүрмен. Ул бездән шактый ерак урнашкан. Ярты сәгатьтән артык барырга кирәк», – дип зарланган иде «Соловьиная роща» микрорайонындагы торакларның берсендә яшәүче Роза ханым. Әлеге микрорайонда биш торак йорт исәпләнә. Анда барлыгы 1500гә якын гаилә яши. Тиздән тагын ике йорт сафка басачак.

Янәшәдә «Тулпар», «Әкияти урман» («Сказочный лес») торак комплекслары урнашкан. Яңа мәктәпне биредә халык зур түземсезлек белән көтә.
Бу мәсьәләдә боз урыныннан кузгалды кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Соловьиная роща» микрорайонында булачак мәктәпнең проектын төзергә йөкләмә биргән. Бу хакта Президент матбугат хезмәтенең җитәкчесе Эдуард Хәйруллин үзенең Twitterында хәбәр иткән.
Мәктәп 1224 укучыга исәпләнәчәк, ди. Ул 2019 елда ишекләрен ачар дип көтелә.

Фото: realnoevremya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading