16+

«Көтелмәгән кунак» режиссеры Нурания Җамали: «Биредә иң яхшы актерлар җыелды!»

Яңа сезонда «Яңа Гасыр» телеканалында дөнья күрәчәк «Көтелмәгән кунак» сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады.

«Көтелмәгән кунак» режиссеры Нурания Җамали: «Биредә иң яхшы актерлар җыелды!»

Яңа сезонда «Яңа Гасыр» телеканалында дөнья күрәчәк «Көтелмәгән кунак» сериалының соңгы күренешләре төшерелә башлады.

– Фильмны төшерү процессы ахырына якынлашып килә. Фильмда төп рольләрне Галиәсгар Камал театры артистлары башкара. Минемчә, шәп команда җыелды, биредә – иң яхшылары! Төшерү мизгелләре тиз бара, актерлар – пунктуаль, вакытында һәм әзерләнеп киләләр. Мәсәлән, Илдус Әхмәтҗанов (Бәкер бабай) балыкчы костюмын, образын үзе уйлап тапты. Аның кебек җаваплы артистлар белән эшләве бик рәхәт, – дип белдерде сериалның режиссеры Нурания Җамали.

– Бүген без балык тоттык. Гомумән, миңа табигатьтә төшерелгән күренешләр ошый. Сценарий буенча мин «Көтелмәгән кунак» фильмының төп герое – Бәкер бабайның улын уйныйм. Исемем – Әмир. Бик акыллы һәм җитди егет. Минем герой белән аерым күренеш тә булачак. Анда мин сөеклемә багышлап җыр башкарам. Режиссерыбызга зур рәхмәт. Тамашачы фильмны яратып кабул итәр дип өметләнәбез, – дип сөйләде Ришат Әхмәдуллин.

Фильмдагы күренешләр безнең көннәрдә затлы йортлар урнашкан бистәдә бара. Барлыгы өч гаилә сурәтләнә, һәркайсының үз тормышы, үз проблемалары. Әлеге гаиләләр биек коймалар артында яшәү аркасында бер-берсен бөтенләй белми. Ләкин бистәгә зирәк, акыллы һәм шаян Бәкер бабай кайту белән, барысының да тормышы үзгәрә.
Фильмның режиссеры Нурания Җамали пенсиядән соң тормыш мәгънәсе турындагы бу фильмны инде күптәннән төшерергә хыялланган.

– Лаеклы ялга чыккач, безнең тормыш үзебез ничек телибез, шулай дәвам итәчәк, дигән фикердә мин. Бу яки озак еллар буе эшләп, канәгатьлек хисе белән яшәү, яки тормыш мәгънәсен югалтып, ялгызлыкта гомер кичерү булырга мөмкин. Пенсиядән соң тормыш тышкы шартларга гына түгел, ә кешенең картлыкка булган шәхси мөнәсәбәтенә дә бәйле, – ди режиссер.

Төп рольләрне Галиәсгар Камал театрының талантлы артистлары башкара. Алар арасында Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Люция Хәмитова, Рамил Вәҗиев, Алсу Каюмова, Ришат Әхмәдуллин һәм башкалар бар.

Эльвира Шакирова, ТНВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading