Шәһри Казан

Кукмараның танылган көрәшчесе һәм тренерына ярдәм кирәк!

Танылган көрәшче, танылган тренер, Кукмара районы көрәш командасы тренеры Таһир Әхкәмов бу минутларда комада ята. Ярдәм кирәк.

Көрәшче җәмәгатьчелеге өчен чит булмаган шәхес - танылган көрәшче, Кукмара районы көрәш командасы тренерларының берсе Таһир Әхкәмовка бүген бик озакка сузылган операция ясалды. Ашказаны белән проблемасы булмаса да, якшәмбе көнне "Ашыгыч ярдәм" чакырырга туры килгән. Кукмара хастаханәсендә бер көн ятканнан соң, Таһир абыйны РКБга алып килгәннәр. Бүген операция ясаганнар. Операция кичке 5тә башланган һәм кичке тугызлардан соң гына тәмамланган. Ягъни дүрт сәгатьтән артык вакытка сузылган. Улы Заһир белдергәнчә, әлеге вакытта Таһир абый комада ята, аңына килмәгән. Гәрчә операциянең уңышлы булуы турында белдерсәләр дә.

Табиблар әлегә бернинди диагноз куймаганнар. Агулану мөмкинлеге барлыгын да, панкриатитка да шик бар, дип белдергән табиблар.

Реклама

Ярдәм итәргә теләүчеләр Таһир абыйның улы Заһир исеменә теркәләгән телефон номерына (сбербанк) матди ярдәм күрсәтә ала: 89093099509

Фотода Таһир Әхкәмов сулдан. Фатыйх Сибагатуллин һәм Фәнил Исмәгыйлев белән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: