16+

Кулланучылар хокук­ларын яклау бүлеге белгече: «Хокукларыңны кечкенәдән белү кирәк»

Хокукларыңны кечкенәдән белергә кирәк, дип саный Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокук­ларын яклау бүлеге хезмәткәрләре. Шуңа да белемле кулланучылар тәрбияләү өчен кайбер законнарны, кагыйдәләрне мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк, диләр.

Кулланучылар хокук­ларын яклау бүлеге белгече: «Хокукларыңны кечкенәдән белү кирәк»

Хокукларыңны кечкенәдән белергә кирәк, дип саный Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокук­ларын яклау бүлеге хезмәткәрләре. Шуңа да белемле кулланучылар тәрбияләү өчен кайбер законнарны, кагыйдәләрне мәктәп яшеннән үк өйрәтергә кирәк, диләр.

Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Респуб­ликасында 2014-2020 елларга кулланучылар хокукын яклау комплекслы сис­темасын үстерү» программасы кысаларында республикада мәктәп укучылары арасында инде җиденче ел олимпиада уздырыла. Бу чараның мөһимлеге, үзенчәлекләре турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин белән сөйләштек.
 
– Балаларга мәктәп яшеннән үк үз хокук­ларын белү нигә кирәк дип саныйсыз?
– Олимпиаданың максаты – кулланучылар хокукын яклау турындагы законнарны таныту, кулланучылар хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең хокукый чишелешен эзләргә өйрәтү, мәктәп яшеннән үк кулланучылар культурасын тәрбияләү. Кечкенәдән үз хокукларын белгән укучылар белемле була, бу өлкәдә ул башкаларга да киңәшләрен бирә алачак. Үз хокукларыңны яклый белү һәрчак кирәк.

– Быел бәйге кайчан башланачак?
– Олимпиадада катнашырга теләгән укучыларны теркәү 2 сентябрьдән башланачак. Олимпиада оештырыла башлаган елларда 500 генә бала катнашса, конкурсантлар саны елдан-ел үсә, былтыр, мәсәлән, укучылар саны 6 меңнән артып киткән иде. Быел тагын да күбрәк булыр дип көтелә.

– Бәйгедә барлык сыйныф укучылары да катнаша аламы?
– Олимпиада 8-9, 10-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла. Гаризаларны 16 сентябрьгә кадәр тапшырып бетерергә кирәк.

– Укучыларның белемнәрен ничек сыныйсыз?
– Олимпиада берничә этапта уза. Беренче өлештә балалар дистанцион рәвештә тест тапшыра. Анда кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар урын алган. Икенче этапта иҗади сәләт тикшерелә, укучылар эссе язарга тиеш. Һәм соңгы – өченче этапта төрле биремнәр ярдәмендә иң көчле, белемле егет-кызлар сайлап алына. Быел биремнәр аз гына башка форматта узар дип тә уйлыйбыз. Монысы әлегә сер булып калсын. Финал өлеше Казанның 159нчы мәктәбендә һәм җиңүче укучылар иң күп булган районда узачак. Йомгаклау өлешен зоналарга бүлеп уздыру, беренче чиратта, балаларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Былтыр олимпиаданың өченче этабыннан узган 84 бала истәлек­ле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде. Ә иң мөһиме – әлбәттә, олимпиадага әзерләнгәндә алган белем, ул укучыларга, аларның якыннарына да гомер буена кирәк булачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading