16+

Кулларыннан гөл тама

Газетабыз уңган укучылары турында язарга ярата. Сарман районы Җәлил бистәсенә баргач та танышып кайттык андый булганнар белән. Альмира Әсадова белән Таһирә Әхмәтханова – апалы-сеңелле бертуганнар. Икесе дә матурлыкны ярата. Яратып кына калмыйлар, тудыралар да. Берсе чәчәкләр үстереп, җирне ямьләсә, икенчесе – шул чәчәкләрне киндер битенә сәйлән белән тезеп.

Кулларыннан гөл тама

Газетабыз уңган укучылары турында язарга ярата. Сарман районы Җәлил бистәсенә баргач та танышып кайттык андый булганнар белән. Альмира Әсадова белән Таһирә Әхмәтханова – апалы-сеңелле бертуганнар. Икесе дә матурлыкны ярата. Яратып кына калмыйлар, тудыралар да. Берсе чәчәкләр үстереп, җирне ямьләсә, икенчесе – шул чәчәкләрне киндер битенә сәйлән белән тезеп.

Альмира ханымның мондый чигешләре – стеналарының һәр ягында. Үзеңне гөлләр илендә дип хис итәсең. Ә бит әле бу һөнәргә тотынуына өч кенә ел. Ире Фәрит абзый җитди чирләп киткәч, аны карарга эшеннән китәргә мәҗбүр булган ул. «Мәлләнефть»тә вахтер булып эшләгән. Эшен бик яратса да, гомер иткән иренең сәламәтлеген кайгыртуны беренче планга куйган. Шунда озын йокысыз төннәрне кыскартыр өчен, кулына инә һәм сәйлән ала да инде ул. Башта бик үк килеп чыкмаса да, белгәннәрдән сораша, интернеттан карый. Күңелендәге матурлыкны да кушкач, карап туймаслык сәнгать әсәре туа. Хәтта озак авырып яткан ире дә хуплап елмаеп куя. Аннары аны да сөендерер, үзенең дә күңелен юатыр өчен, тагын-тагын тезә сәйләннәрне Альмира ханым. Яшь чакта чигә торган булган, килен бирнәсен дә үзе чигеп әзерләгән. Шуңа сәйләннәрне тезү әллә ни авыр булмаган аңа.

Кул эше бөтен күңелсез уйларны тарата, диләр ич табиб-психологлар да. Рәсемнән рәсемгә остара барган. «Хәзер бер картинаны иҗат итүгә 20 көнләп вакыт китә. Чир кебек бит ул. Бер йоктырсаң, тиз генә китми. Тик матур чир, – ди Альмира ханым, елмаеп. – Кулың эш белгәч җайлы, юбилей-бәйрәмнәргә, ни бирим, дип, кибеттә эзләнеп йөрмим. Хәер, аңа вакытым да юк. Күңелемә хуш килгән рәсемгә сәйләннәр тезәм дә, матур теләкләремне дә кушып, илтәм дә бирәм. 

Альмира ханымның күңел һәм кул җылысын саклаган бу рәсемнәр Таһирә сеңлесенең өендә дә түрдә эленеп торалар. Аларга да бардым. Ишегалды җәннәт бакчасы төсле, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Арада күз күрмәгән, колак ишетмәгәннәре дә бар. Уңга карасаң да гөл, сулга карасаң да – чәчкә. Капкасыннан керүгә, хуш исләреннән исерәсең.

– Гөл-чәчәкләр дә бала кебек, аларны яратырга кирәк. Мин иртүк торып, алар белән сөйләшеп йөрим. Шундый аралашулардан соң кичкә чәчәк тә атып куялар.

Әйтергә генә җиңел, моның ка­дәр гөлләр илен тәртипләп, хасиятләп карап торыр өчен күпме вакыт һәм түземлек кирәк. Аннары аларның һәрберсенең үз холкы бит әле. Кайсына суны күп сибәсе, кайсы корылыкны ярата. Боларның бөтенесен башыңда тотарга да кирәк. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән Таһирә ханым. Хәзер лаек­лы ялда. Оныкларына (алар дүртәү) дөньяның ямен шулай гөлләр үстереп күрсәтә. Ире Ринат та матурлык яратучы. Өйләрен үз куллары белән төзеп чык­кан. Диварларына буш шешәләр тезеп ясалган җәйге бүлмәдә самавыр чыжлап тора, юкә чәчәге кибә. Чәчәкләр генә түгел, яшелчәләр, җиләк-җимеш тә үстерергә ярата Таһирә ханым. Төркемнәре бар ватсапта. Бер-берсенә ярдәм итешеп, кирәк чакта киңәшләр бирешеп, орлыклар алмашып, уңышлар белән «мактанышып» аралашалар.

Күңелендә матурлык булган кеше генә матурлык тудырырга сәләтле. Әниләре Мөнирә апа белән әтиләре Тәлгат абый Мөслим районы, Түбән Табын авылында туган дүрт кызларын да шундый: матурлыкны күрә белә һәм тудыра да ала торган итеп үстергәннәр. Мондый уңган-булганнарга карап, кулларыннан гөл тама дисәләр дә, беренче чиратта аларның җаннарыннан тама ул гөлләр.

Йолдыз ШӘРАПОВА,Сарман, Җәлил.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading