Шәһри Казан

Кулым тора калтырап, яки "Татарча диктант" нигә кирәк?

Кул белән язган юк шул. Каләм тотып кулларга диюем. “Татарча диктант”ның чираттагысын язгач, тагын калтырап тора уң кулым. 15-20 минут эчендә сөяле дә күренә башлады кебек.

Мин язганы җиңел иде. Текстны әйтүем. “Укытучы абыебыз” диктант яза башлаганчы ук тактага авыр сүзләрне язып күрсәтте. “Тәэсир”, “фәкать”, “шулкадәр”... Авырмы? Әлбәттә, юк. Безнең өчен диюем. “Филолог” һөнәренә ия журналистлар өчен бигрәк тә. Тексты да җиңел. Беренче тапкыр укыганда ук, “бишле” алачакмын дип уйлап куйдым. Ләкин...

Беренче җөмләдә үк хата җибәргәнмен икән. Текстның исеме - "Чишмә моңы ничек җыр булды?". Ә мин “чишмә җыры” дип куйганмын. Сызып куеп төзәтергә туры килде. Игътибарсызлык? Мәктәптә укытучылар да, үзем укытканда да шулай дип әйтә идем. Ләкин бу очракта... “Укытучы абый”ның тавышына мөккибән (сүз уңаеннан, төрле сүзлектә төрлечә язылган: мөккиббән дә бар, мөкиббәне дә) китеп, инстаграмга сторис төшереп, каләм алырга соңга калдым бераз. Монысы инде оешмаганлык дип аталадыр. Шул оешмаганлыгым “дүртле”гә төшерергә мөмкин менә билгемне. Тикшерүчеләр хәерхаклы булса гына инде.

Укучы чактагы язуны искә төшердем. Студент вакытта, лекцияләр сырлый-сырлый, бөтенләй бозылып беткән иде язубыз. “Т” хәрефен дә диктант вакытында өч баганасын да куярга тырыштым, хәрефләрне дә тиешенчә тоташтырырга тырыштым. Вакыты белән “кк”, “бн” дип тә язасы килсә дә, бирешмәдем, нык тордым.

Реклама

Гомәр Бәширов матур яза, әлбәттә. Хәзер алай язмыйлар. Матур әдәбиятта да, журналистикада да. Газетага, сайтка болай язсаң, укучы шунда ук сиңа арты белән борылып басачак. Әле шул килеш тә, авылларда йөргән вакытта, укучыларыбыз иске сүзләр белән язасыз, җөмләләрне озын куясыз, диләр. Бәшировлар онытыла. Мәһдиевлар, Ахуновлар, башка корифейларыбыз. Телләре онытыла. Язма телне әйтүем. Бүгенге диктант шул яктан да кыйммәтле булды.

Онытылмасын иде. Матур язу, матур сөйләм, матур әдәбият, матур тел...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: