Шәһри Казан

Кулымнан ипиемне тартып алдылар...

1980 ел Кече Мәрәтхуҗа авылына килен булып төштем. Бер авылдан икенче авылга килсәм дә, гадәтләр төрле (хәзерге «модный» сүз белән әйткәндә – «другой менталитет»).

Реклама

Рудник поселогында ипи пекарнясы эшли иде, шуңа авыл халкы ипи пешереп мәшәкатьләнми, ипине сатып кына ала. Мин дә кибеткә ипи алырга төштем. Менә Гришка абый ат белән кайтып туктады. Барлык хатын-кыз ипигә ябырылды. Мин дә кулыма бер ипи эләктердем дип уйлаган гына идем, кулымнан икмәгемне тартып алдылар. Мин ул чагында белми идем бит әле аларның шулай күп итеп ипи эләктереп, соңыннан: «әй малай, сиңа ипи эләкмәдемени, мә мин бирәм», – дип бүлешкәннәрен. Кибеткә кереп тормадым, урам буенча күнелсез генә кайтып киттем. Ачлык заманы түгел, келәттә өчәр капчык ак он тора. Безнең Зур Сәрдек авылында әниләр, мич тутырып, ипи пешерәләр иде. Ә монда шулай җайлашканнар. Каршыма Рәйсә апа чыкты (бик сөйкемле җитез әби). Минем иписез калганымны белгәч: «Балалар алып кайткан иде», – дип, ипи чыгарып бирде. Бераз гына кәефем күтәрелеп китте. Кайтып кына җиткән идем, ирем мотоцикл коляскасыннан бер капчык ипи алып ята. Рудникка барып, ипи алып кайткан. Шулай яшәп киттек инде. Язмышыма үпкәләмим. Юлларымда яхшы кешеләр күбрәк очрады: акыллы кинәшләрен биргән Илгизә апа белән Мөршидә апаларны, мине яратып дус иткән Кәүсәрә апаларны, күршеләрем Гөлчирә апа белән Гайшә апа, Разия апаларны, монда килмәсәм, кайда очраткан булыр идем. Ак яулыклы әбиләрнең хәлләрен бераз гына белми торсам, мине сагынып көтеп торуларын, Рифатның, каты авырып ятканда укол ясагач, «Нурания апа, рәхмәт», – дип чын күңеленнән рәхмәт әйтүен ничек итеп онытасың инде. Алар барысы да мәрхүмнәр инде. Каберләре нурлы, рухлары шат булсын. Менә шундый моңсу хатирә.

Нурания Хәмидуллина, Кама Тамагы районы, Кече Мәрәтхужа авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: