16+

«Курчаклы» уйныйбызмы?

Гөлшат курчаклар тегә. Әйе, нәкъ менә тегелгән курчаклар хәзер халык арасында популярлык казанды.

«Курчаклы» уйныйбызмы?

Гөлшат курчаклар тегә. Әйе, нәкъ менә тегелгән курчаклар хәзер халык арасында популярлык казанды.

Кемнәрдер аларны – бүләккә, ә кемнәрдер үзләренә матурлык өчен генә дә сатып ала. Балалар йомшак тукымадан тегелгән курчаклар белән бик яратып уйный. Мондый курчаклар бер-берсен кабатламый, аларның һәркайсы үзенчәлекле, шуның белән аларга булган кызыксыну да арта. Ә Гөлшат теккән курчакларның тагын да бер кабатланмас сыйфаты бар: алар – татар уенчыклары. 

Калфак һәм түбәтәй кигән, милли чигүле биштәр тоткан бу матуркайларны күрү белән, татар җанлы бер генә кеше дә тыныч кына узып китә алмый.

– Хәзер йомшак уенчыклар тегү – заман кул эшләре арасында иң киң таралган төрдер. Кул эшләренең осталары элеккеге, онытылган традицияләрне яңарта. Гөлшат, курчак­лар тегә башлаганда сиңа кем остаз булды? Бәлки махсус мастер-класс­лар узарга туры килгәндер? 

– Хәзер бит интернет заманасы. Күп кенә яңалыклар арасында курчак тегүчеләрнең эшләрен күреп тә соклана идем. Шулвакытта ук күңелемдә кызыксыну да уянды. Үзем дә курчак тегәргә ниятләп, махсус мастер-классларда катнаштым. Гомумән, мин буш вакытларымда төрле мастер-классларга йөрергә яратам. Менә ике елдан артык инде мин курчаклар әсирлегендә.

– Гөлшат, синең курчакларың – «татар булулары» белән аерылып тора. Курчакларга нәкъ менә милли киемнәр кидертү, милли бизәкләр куллану идеясе кайчан туды?
– Эзләндем. Оста куллы төрле кешеләрнең эшләре белән таныша идем, төрле күргәзмәләрдә булып, кешеләрнең кызыксынуын өйрәндем һәм миңа үзебезнең чын татар уенчыкларын тегәргә кирәк дигән фикергә килдем. Милли дә, шул ук вакытта заманча да булуы мөһим, ләкин теләккә ирешү өчен тырышыр­га кирәк әле.
– Милли бизәкләрне кайдан аласың, әллә аларны да үзең чигәсеңме? Бәлки махсус заказ биреп эшләтәсеңдер?
– Курчакларга киемнәрне үзем тегәм, аксессуарларын Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләреннән кайтартам. Ә милли бизәкләрне Казанда ясатып алам, аннан кисеп, үтүк ярдәмендә курчак­ларның киемнәренә, букчаларына ябыштырам.
– Тегү өлкәсендә профессиональ белемең бармы?
– Әйе, профессиональ белемем бар дип әйтә алам. Мин тегүче булырга махсус курслар үттем. Итәк, чалбар һәм күлмәк тегә беләм. Заманча, профессиональ тегү техникасы белән эшлим. Ләкин күңелем нәкъ менә курчак тегүне хуп күрде, шуңа күрә хәзер киемнәр текмим инде, бар вакытымны курчакларга багышлыйм.
– Гөлшат, ничек уйлыйсың, әгәр дә кулларында осталык бар икән, теләгән һәркем бу эшкә алына аламы?
– Әлбәттә, һәр эштә тырышлык кирәк, шулай ук әзме-күпме сәләтсез дә булмыйдыр, дип уйлыйм. Хәзер мөмкинлекләр заманы бит – теләсәң, тырышсаң, өйрәнергә була, минемчә. Ләкин зур сабырлык таләп ителә, чөнки бу – вак эш. Мәсәлән, бер курчакка йөз ясап кую бер сәгать вакытны ала. Ә курчакка аяк киемнәре ясау, чәчен тегү тагын да озаграк.
– Портрет курчаклар ясыйсыңмы?
– Портрет курчаклар ясыйм, аларга сорау күбрәк. Чыннан да уникаль бүләк була ул: кешенең фотосына карап, аның игезәген ясап бирәм, иясенә охшатып эшләргә тырышам. Моның өчен ул кешенең интернеттагы аккаунтына кереп, шул кешенең күңел халәтен, характерын өйрәнәм, аның белән бер дулкында яши башлыйм, ничә тапкыр сынап караганым бар – шулай эшләгәндә, курчак уңышлы чыга. Бу очракта әхлакый як та зур роль уйный.
– Гөлшат, курчаклар тегү эшен бала ялында эшләнә торган вакытлыча эш дип карыйсыңмы? Әллә киләчәктә дә шушы юнәлештә үз эшеңне дәвам итәргә теләгең бармы?
– Курчакларны бала ялына чык­канчы ук та тегә идем инде. Шуңа моны ял белән бәйләп карау кирәктер дип уйламыйм. Бары тик өйдә торгач буш вакыт күбрәк. Һәм безнең улыбыз миңа тагын да күбрәк илһам бирә. Әни булгач, дөньяга караш та тирәнәя. Рухланыбрак эшлим дип әйтә алам.
Курчаклар ул – күңел халәте дә. Ул эш мине ялыктырмый. Шуңа да бу эшем әле озак еллар дәвамында минем белән булыр дип уйлыйм, хәер, курчаклар текмәгән очракта да берәр шөгыль табачакмын, бу дөнья­да үземне белгәннән бирле кул эшләре белән шөгыльләнәм.
– Курчаклар тегә башларга ниятләгән кешеләргә нинди киңәшләрең бар?
– Яхшылап уйларга кирәк: ике-өч ел үткәч тә бу һөнәргә тугры калыр­га риза икәнсез, тирә-юньдәгеләрнең сезнең адреска әйтеләчәк сәер сүзләренә түзсәгез (күпләр бала-чагалык дип кабул итә), вак детальләр белән эшләргә, бөтен буш вакыты­гызны шушы эшкә сарыф итәргә әзер булсагыз, төрле фикердәге клиент­лар белән эшләргә түземлегегез җитәчәгенә ышансагыз – рәхим итегез, рәхәтләнеп курчак тегегез!
 

Айсылу ИМАМИЕВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кич!! Голшатнын номерын бирэ алмыйсызмы???

    Мөһим

    loading