16+

Куркыту

Кеше куркытудан да кызыклырак әйбер юк дөньяда. Була бит инде шундый затлар, кылт иткән тавышка да үрә сикерер­гә генә тора.

Кеше куркытудан да кызыклырак әйбер юк дөньяда. Була бит инде шундый затлар, кылт иткән тавышка да үрә сикерер­гә генә тора.

Менә шундыйлар очраса, бигрәк тә рәхәт. Өйдән чыкканда ишек артына качып каласың да кинәт кенә: «Һайт!» – дип җибәрәсең, теге, башын түшәмгә бәрер­дәй булып, үргә ыргый. Син көләсең, сиңа рәхәт.

Мәктәптә рәхәт. Укытучы апа, яңа гына вуз бетереп килгән чибәр кыз, бирелеп, дәрес алып бара. Ә син, мут елмаеп, моның күзенә карап утырасың. Теге игътибар итмәскә тырыша. Син иптәш малаеңа ым кагасың да бер укытучыга, бер тәрәзәгә күз саласың. Шулай беркадәр маташкач, укытучы да тәрәзәгә карарга мәҗбүр була. Ә анда!.. Акрын гына бер ручка күтәрелә. Аның артыннан тәрәзә төбендә яткан дәфтәрләрнең берсе кузгала. Юкарак китап... Мистика!

Эшнең нәрсәдә икәнен укытучы аңламый. Чөнки нәзек кармак җебе бөтенләй диярлек күренми. Ул үзе дә нечкә, күзгә ташланмаслык итеп тә урнаштырылган.  Шуңа күрә укытучыга тәрәзә төбендәге әйберләр үзлегеннән күтәреләдер сыман тоела. Ул кинәт куркып кала. Әлбәттә, чыгып йөгерми инде. Тынычлыгын җуймаска, үзен кулга алырга тырыша. Тик куркуы күренә. Ә укучыларга шул гына кирәк – көләргә тотыналар. Әйбәтрәк укытучы булса: «Котымны алдыгыз бит... Фәләнов, синең этлегеңдер әле...» – дип, үзе дә көлә башлый. Усал укытучы, такта алдына чыгарып, бераз җилтерәтергә дә мөмкин. Тик монда кәҗәсе түгел, ә мәзәге кыйммәт. Тик алар да ахыр чиктә елмаймыйча калмый. Аларга да кызык... Студентлык мәктәбе узган кешеләр бит инде...

Ә студент чакларда, тулай торак бүлмәләрендә... Менә монда рәхәт инде кешене куркыту.  Ярымкараңгы коридорларда, баскычларда теләсә кемне үрә сикертергә мөмкин. Тик аның иң нәтиҗәлесе үзең яшәгән бүлмәдә. Рецептын да сөйләп китим әле. Бик җайлы ул. Әллә нинди ингредиентлар да кирәкми. Юкка-барга көлми торган авыз, бераз сабырлык, дәшми торган күршеләр һәм күн перчатка таләп ителә.
Кич җиткәч, йоклар алдыннан, бүлмәсенә кайтмый калган студентның карават астына кереп ятасың. Дәшмичә, бер тавыш та чыгармыйча тын гына көтәсең. Бер мәлне теге егет кайтып керә. Утлар сүнгән, күршеләре йоклый. Бу да, тавыш-тынсыз гына, урынына менеп ята.

Йокламый калган кеше барлыгын сизсә, синең караватка ишарәләп:
– Ә бу кайда? Һаман кайтмаган икән... – ди, кайбер гайбәтеңне дә сөйләп ала. Тегенди ул, мондый, янәсе. Ашарга пешерми, бүлмәне җыештырмый. Гел безне йөгертә. Ә син урыныңнан торып чыгардай буласың. Тик ярамый. Эчтән генә бәхәсләшәсең инде: «Яп-яланаяк малай, ә ашарыгызга кем ташый сезнең?!. Кем сезне кош-корттан яклап йөртә?!» Теге туктаса, син дә тыеласың. Туктамаса да тыеласың... Ач студентны туйдырудан да мәгънәсез нәрсә юк: ул туя да белми, рәхмәт тә әйтми. Нәфрәтеңне эчкә йомып кына үз сәгатең сукканны көтеп ятасың шулай.

Бер мәлне теге урынына ята. Бүлмәдә тынлык урнаша. Бу да изрәп китә, әвен базары белән чынбарлык арасында тибрәлә. Шунда син ипләп кенә стена белән карават арасыннан кулыңны шудырасың... Һәм кинәт салкын күн перчатка белән тегенең беләгеннәнме, чәкәненнәнме кысып тотасың. Башта бу ни икәнен аңлый алмыйча тора. Төш кенә түгеллеген чамалагач, үзен-үзе бүлмә уртасына атып бәрә. Кычкырырга тотына. Нәрсәләрнедер җимерә-җимерә, ишеккә ташлана. Ача алмый. Аннан утны яндыра алмый җәфалана. Ул арада инде бүлмәдәге бөтен кеше тәгәрәшеп көлә башлый. Кызык.

Сантыйлар кызык эзли. Тик дөнья­да акыллы кешеләр дә бар икән. Ходай аларга акылны өеп биргән дә юмор хисенә урын калдырмаган. Шуңа алар мондый мәгънәсез күренешләрнең ничек кызык була алуын аңламый. Яки өлкәннәр... Кеше олыгая, гомер буе акыл җыя, корсагы үссә дә, башы үсми бит инде, шуңа моның башындагы акыл юмор хисен баш сөягенең бер почмагына китереп кыса. Теге хис шул сөяккә беркеп ката, хәзер аны кырып кына алырга мөмкин. Менә алар да аңламый... Һәм сорыйлар:
– Ник сез шулай тәртип боз­дыгыз? Ә теге кеше авыру булса? Йөрәге ярылып үлсә?

Дөрес сорау. Акыллы. Чынлап та берәрсенең йөрәге ярылса ниш­ләр идек икән? Хәер, төрле кешегә эләккән булды инде. Бер мәлне шундый куян йөрәклерәк иптәш малайны куркыткач, теге ихатасында яткан балтаны эләктереп елый-елый куып йөрткән иде. Тотса чабуы да бар бит инде. Курыкканга куш күренә, диләр. Бәлки мин аңа шайтан булып күренгәнмендер. Афәтсез генә узды ул ничектер. Хәзер шул чакларны искә төшереп көлешәбез генә. Ул да: «Мин үзеңне куркытырга гына теләгән идем», – дигән була. Елмая. Кызык хәзер үзенә дә.
Елмаю белән тәмамланган һәр нәрсә кызык.

Марат Кәбиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Курку 1 тип шикэр чире китерер чыгара. Бер Дэ кунелле тугел

    Мөһим

    loading