16+

"Китап" радиосы Башкортстан буенча сәфәрен дәвам итә

“Китап” милли радиосы оештырган "Мин матурлык эзләп йөрим..." исемле әдәби-музыкаль автомарафон Башкортстанда төрле киртәләргә очраса да, сәфәрен дәвам итә, чыгыш ясый.

"Китап" радиосы Башкортстан буенча сәфәрен дәвам итә

“Китап” милли радиосы оештырган "Мин матурлык эзләп йөрим..." исемле әдәби-музыкаль автомарафон Башкортстанда төрле киртәләргә очраса да, сәфәрен дәвам итә, чыгыш ясый.

“Китап” милли радиосы оештырган әдәби-музыкаль автомарафон Башкортстанда төрле киртәләргә очрый. Әйтик, Дүртөйле шәһәренә кергәндә марафонда катнашучыларны Росгвардия хезмәткәрләре каршы алган. “Әле озатып та йөрделәр”, диләр Татарстан егетләре-кызлары. Ахыр чиктә, биредә матур гына чыгыш ясап (халыкны чыгыш ясаучылар янына якын китермичә), “Китап”лылар алга таба – Югары Яркәй авылына таба юл тоткан.

Юлда барганда, аларга җирле районның башкарма комитетыннан шалтыратканнар. Ул биредә чыгыш ясарга ярамый, алдан хәбәр итәргә кирәк иде дип сылтау табарга тырышкан. Ләкин соңрак хакимият вәкилләре “Китап”лыларны куып тоткан һәм гафу үтенгән.

Шөкер, Татарстан егетләре-кызлары Роберт Миңнуллин туып-үскән Илеш районында Роберт Миңнуллинның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” һ.б. җырларны башкарган, Башкортстанда туып-үскән легендар Әнгам Атнабаевның шигырьләрен укыган.

Сәфәр дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading