16+

Бабо Наталле белән Кыш бабайны нәрсә бәйли, яки кайсы илдә Суык бабай бөтенләй юк?

Кыш бабайны без җиргә беренче кар төшүгә үк көтә башлыйбыз. Ышанмасак та, күңел могҗиза, яңалыклар һәм яхшылык көтә. Әмма Кыш бабай хакында без бик күп нәрсә белмибез икән бит!

Бабо Наталле белән Кыш бабайны нәрсә бәйли, яки кайсы илдә Суык бабай бөтенләй юк?

Кыш бабайны без җиргә беренче кар төшүгә үк көтә башлыйбыз. Ышанмасак та, күңел могҗиза, яңалыклар һәм яхшылык көтә. Әмма Кыш бабай хакында без бик күп нәрсә белмибез икән бит!

Баксаң Суык бабайга 1500-2000 яшь икән инде! (Салкында торганга шулай әйбәт сакланган, күрәсең!)

Шулай булуга да карамастан, Кыш бабай образы 1935 елдан соң гына популярлашып киткән. (Ә аңа кадәр балаларга бүләкләрне кем өләште икән?)
Кипрда Кыш бабайны Василий дип атап йөртәләр. (Блогер Василий белән бутамаска!) Ә Италиядә аның исеме Бабо Наталле. Чөнки биредә Кыш бабай ир-ат кына түгел, ә Кыш бабай хатын-кыз да бар!

Бар дигәннән, Кыш бабайның оныкчыгы Кар кызы гына түгел, ә хатыны Кышбикә дә бар. (Анысын кая качырып тота икән, әйтә алмыйм).
Ел саен августның соңгы якшәмбесе Кыш бабайлар көне буларак билгеләп үтелә. (Кыш бабай һәм җәй... Бәйләнеш әллә ни юк та төсле). Ә рәсми рәвештә туган көнен бу могҗиза ясаучы персонаж 18 ноябрьдә бәйрәм итә.

Борынгы славяннарда Кыш бабай Ходай белән бер дәрәҗәдә  булган. Ә Монголиядә ул көтүчегә тиң.
Ирек утравында Кыш бабай юк. Анда балаларга бүләкләрне өч король тарата. Швециядә Кыш бабайлар икәү икән.
Бездә Кыш бабай боланда йөрсә, Голландиядә корабльдә йөзә.

Кыш бабайның йорты Бөек Устюг каласында урнашкан. Әмма анда ул 1998 елдан гына яши башлый. Моңа кадәр бөтен СССР балалары хатны Архангельск каласына юллаган.
Элек Кыш бабай ялкауларның маңгаена кулындагы таягы белән “бирә” торган булган. (Хәзер Кыш бабайның үзенә бирергә дә күп сорамыйлар!)

P.S. Кыш бабай хакында менә шундый кызыклы фактлар! Ә сез Кыш бабай хакында ниләр беләсез?

Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: http://pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading