16+

Кыш бабайны кем куа, яки авылча Нәүрүз

“Нәүрүз мөбарәк булсын!” Нәкъ менә шушы сүзләр белән бу ялларда язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсен Нәүрүзне каршыладылар. Ни генә дисәк тә, көн белән төн тигезләшкән көнне халкыбыз зарыгып көтеп ала. Шәһәрлеләр өчен бу күңел ачу, җырлап-биеп, булган мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп кайту булса, авыл кешеләре өчен икеләтә бәйрәм.

Кыш бабайны кем куа, яки авылча Нәүрүз

“Нәүрүз мөбарәк булсын!” Нәкъ менә шушы сүзләр белән бу ялларда язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсен Нәүрүзне каршыладылар. Ни генә дисәк тә, көн белән төн тигезләшкән көнне халкыбыз зарыгып көтеп ала. Шәһәрлеләр өчен бу күңел ачу, җырлап-биеп, булган мәшәкатьләрдән арынып, ял итеп кайту булса, авыл кешеләре өчен икеләтә бәйрәм.

Нигә дигәндә, бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Нәүрүз табынының символларына әйләнгән бодай һәм башка муллыкны да нәкъ менә авыл җирендә үстерәләр. Бу эшкә меңләгән игенченең авыр хезмәте керә, күпме эшчеләрнең маңгай тире түгелә. 

Азнакай районының Сәпәй авылында да төрки халыкларның борынгыдан килгән бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Йолаларына туры китереп, әби-бабаларыбыздан калган гадәтләр буенча, ә иң мөһиме – рәхәт итеп, үзебезчә! Нинди бәйрәм җыр-бию, уен-көлкесез уза инде, әйтегез? Әлбәттә, көзнең Сөмбеләсе, кышның Кар кызы булган кебек, язның да төп кунагы – Нәүрүз гүзәле. Ул җиһанны ямьгә төрүче, дөньяны яшеллеккә, кояш нурларына күмүче, җир йөзен җанландыручы гүзәл зат. Бәйрәм сәхнәсен бизәгән тагын бер төп геройларның берсе – Кыш бабай. Әйе, яз белән кышның тартышуын нәкъ менә шушы ике герой ача да бирә. Аларның үзара көч сынашуларын халык кызыксынып күзәтә: кем җиңәр дә, кем бирелер янәсе?! Балалар өчен бу тагын да мавыктыргыч мизгелләр, Нәүрүз гүзәле өчен җан атып, аңа ияреп уеннар уйнап, шигырьләр сөйләп, шатлыктан балкыган сабыйларның йөзләрен күрүдән дә сөенечле нәрсә бар?

Бәйрәм табынын мул ризыклардан башка күз алдына да китереп булмый. Нәүрүздә дә авыл халкы һәрвакыттагыча “карга боткасы”ннан, коймак, тәбикмәк һәм башка бик күп сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Ак яулыклы әбиләр дә, яшьләр, балалар – барысы да бергә җыелып, язны каршылады. Чөнки элек-электән үк бу көннән соң яңа тормыш башланачагына ышанып яшәгәннәр. Кешеләр кылган яман гамәлләре өчен бер-береннән гафу үтенгән, дошманнарын кичергән, ә иң мөһиме – саф күңел һәм чиста намус белән “яңа көн”гә аяк атлаганнар.

Нәүрүз төрки халыклар бәйрәме саналса да, ислам динендәге күп кенә халыкларның, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Яз белән кыр эшләре башланганга күрәдерме, авыл җирлегендә әлеге бәйрәмгә аеруча зур игътибар бирәләр. Сәпәйлеләр дә бу чарадан күтәренке кәеф, позитив эмоцияләр алып, чын-чынлап ял итеп кайтып китте. Менә шулай, ел буе арып-талып эшләп, соңыннан күмәкләшеп ял да итә белә авыл халкы.

Инзилә Хөсәинова

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading