16+

Кыш чыгарга күрше авылга килгән әниле-уллы янгында һәлак булган

Кичә Балык Бистәсе районының Анатыш авылында янгын чыгып, 27 яшьлек хатын белән аның биш айлык баласы янып үлде. 

Кыш чыгарга күрше авылга килгән әниле-уллы янгында һәлак булган

Кичә Балык Бистәсе районының Анатыш авылында янгын чыгып, 27 яшьлек хатын белән аның биш айлык баласы янып үлде. 

Йортта дүрт кеше яшәгән. 1971 елгы Лилиана Дубровина, аның 27 яшьлек кызы Эльвина, 12 яшьлек улы Данил һәм биш айлык оныгы Кәрим. 
- Янгын кичке бишенче яртыларда чыга. Бу вакытта өйдә Эльвина белән улы икәү генә була. Энесе урамга велосипедта йөрергә чыгып китә. Лилиана да өйдән ерак булмый. Өе янганны күреп, йөгереп керә, әмма ишекне ачуга, ут аңа бөркелә һәм кереп җитә алмый. Лилиананы хастаханәгә алып киткәннәр иде, бүген ул кайткан да. Хәзерге райондагы туганнарында яшәп торалар. Эльвина белән улының гәүдәлрен әлегә кайтармадылар. Иртәгә җирләячәкбез, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев.
Янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткән. Әмма Эльвина белән сабые төтен исеннән үлгән була. Алар йоклап киткәннәрдер дигән фараз бар. 
Әлеге гаилә Анатышка күрше авылдан килгән. Бу йортның хуҗасы Казанда яши ди. Аңа күз-колак булып та торырлар дип,  йортта яшәргә рөхсәт биргән. Үзләренең өе иске, газ плитәгә генә кергән, кышка утын якканнар. Шуңа да кышны бу йортта чыгарга уйлаганнар. Шуның өстенә Анатыш районга да якын.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading