Шәһри Казан

Кыш көне күзлек «тирләмәсен» өчен нишләргә?

Кыш көне күзлек тирләмәсен өчен нишләргә? Моның өчен безгә глицерин кирәк була. Аны йомшак фланель чүпрәккә тамызып, шуның белән күзлекне ике ягыннан ышкыйбыз.

Ул аз гына кибә башлагач, коры фланель тукыма белән сөртәбез. Глицерин урынына сыек сабын да (яки шампунь) кулланырга була (сабын белән суны бертигез күләмдә аласы). Даруханәләр яки оптика салоннарында «Антифог», «Optilux» кебек махсус спрейлар һәм салфеткалар да сатыла.

Реклама

Кышын машина йөртүчеләрнең исә үз проблемалары – машина көзгеләре ката. Бу очракта көзгеләрне спиртлы катнашма белән сөртергә киңәш ителә. Ике өлеш спиртка бер өлеш су аласың. Спирт урынына аш серкәсе кулланырга да мөмкин. Кайберәүләр исә машина көзгесенә җылы оекбашлар кидереп куя.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: