16+

Кышны көтәбез, ә кардан куркабыз

Һава торышы соңгы ун елда нык үзгәрде. Элек ноябрь башында ук кар ятса, хәзер җир декабрь ахырларында гына ак юрганын ябына. Кыш уртасында да шыбырдап яңгыр яву гадәти күренешкә әйләнде.

Кышны көтәбез, ә кардан куркабыз

Һава торышы соңгы ун елда нык үзгәрде. Элек ноябрь башында ук кар ятса, хәзер җир декабрь ахырларында гына ак юрганын ябына. Кыш уртасында да шыбырдап яңгыр яву гадәти күренешкә әйләнде.

Кышны иң сагынып көтүчеләр балалар, әлбәттә. Алар: “Кайчан кар ява инде?” – дип, чаңгыларын, тимераякларын күтәреп йөри башлаганнар иде инде. Ялларда Татарстанга да, ниһаять, чын кыш килде, кар яуды.
– Казанда 2-3 декабрь көннәрендә 23 миллиметр явым-төшем теркәлде. Бу айлык норманың 60 проценты, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Башкала урамнарын кардан чистартуга 2 декабрьдә юл хуҗалыкларыннан 300 берәмлек техника чыккан. Тротуарларны җыештыруда 400 эшче эшләгән, 30 берәмлек кече техника кулланылган. Кар эретү камераларына инде 3,5 мең тонна кар китерелгән.

– Хәзер тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын җыештыру, эретү камераларына кар чыгару дәвам итә. Казанның төп магистральләре чиста, бозлавык хасил булуга ирек куелмады. Синоптиклар әйтүенчә, киләсе көннәрдә һава температурасы үзгәрүчән булачак, бер суытып, бер җылытып торачак, – диде Игорь Куляжев.

Казанда кардан 4,5 миллион квадрат метр мәйданны чистартырга кирәк.
– Ишегалларын җыештыру белән 3 мең кеше шөгыльләнә, ә башкаладагы ишегаллары – 3054. Канәгатьләнерлек дәрәҗәгә ирешү өчен тагын 700 ишегалды җыештыручы кирәк. Берничә ишегалдын җыештырырга өлгерүчеләр 25-30 мең сум хезмәт хакы ала, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Мэр Илсур Метшин быелның беренче карына карата фикерләре белән уртаклашты.
– Ноябрь ае безне ярлыкады. Ләкин карның барыбер дә явачагына шик юк иде. Кышкы чорны башлау өчен айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яву яхшы сынау, – диде мэр Илсур Метшин. – Ярый әле кар ял көннәрендә яуды, урамнарда машиналар азрак иде.
Шәһәр башлыгы “әле төп имтихан алда” диде.
– Районнар хакимиятләре, подрядчы оешмалар, идарәче компанияләр өчен юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту, кар чыгару – беренче бурыч, – дип искәртте ул.

Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, һава торышының начарлануы юл хәрәкәтендә дә чагылыш тапкан. Узган якшәмбедә “Форд” машинасын йөртүче Голубятников урамындагы җәяүлеләр юл кичүендә 17 яшьлек кызны бәрдергән. “Фольксваген Гольф” машинасын йөртүче Правда урамындагы җәяүлеләр юл кичүендә 19 яшьлек егетне бәрдереп, умыртка баганасын сындырган. Ямашев проспектында, Көньяк трассада 3 декабрьдә автомобиль юллары “кар боткасы” иде, ә ишегаллары, гомумән дә, чистартылмады. Нокса авышлыгы урамындагы ишегалдында җиңел автомобиль 37 яшьлек хатын-кызга бәрдергән. Автомобиль белән идарә итүче кыз урыныннан кузгалганда, машина артындагы кешеләрне күрмәгән.


ЮХИДИ кисәтә

Һава торышы начарланганда ерак юлга кузгалмагыз. Әгәр кичектергесез икән, транспорт чарасының тормозы, утлары төзек булсын.

Тизлекне арттырмагыз, тормозга кисәк басмагыз. Тормозга җиңелчә генә берничә мәртәбә басыгыз, аралык саклагыз.

Җәяүлеләргә фәкать юл кичүләрендә генә юл аша чыгу тиеш, якынлашып килә торган транспорт алдыннан йөгермәгез.

Киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар беркетегез.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә

Кая гына барсагыз да, телефоннарыгызны үзегез белән алыгыз, элемтә чараларына игътибарлы булыгыз. Бәла-казага юлыксагыз, коткару хезмәтенә 101; 112 телефоннары аша шалтыратыгыз.

Ишегаллары яхшылап җыештырылмаса, бу турыда “Открытая Казань” сайтына, шулай ук 236-41-23 һәм 063 телефоннары аша хәбәр бирергә кирәк.

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм Дамир Бәдриев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading