16+

Кытай халкы ресторанда ашны үзе әзерли (+фотолар)

Кытай самавыры ул нәрсә? Ни өчен Кытай халкы ресторанда ашны үзе әзерли? Уфа кызы Әдилә Нургалиева безне әлеге ил белән таныштырды.

Кытай халкы ресторанда ашны үзе әзерли (+фотолар)

Кытай самавыры ул нәрсә? Ни өчен Кытай халкы ресторанда ашны үзе әзерли? Уфа кызы Әдилә Нургалиева безне әлеге ил белән таныштырды.

Әдилә кая да булса читкә китеп яшәү турында бөтенләй уйламаган да. Туган шәһәремдә дәүләт органнарында эшләп карьера төзү ниятем генә бар иде, ди ул. Университетта укыганда ук ике ел судта эшләгән. Бертөрлелектән туйган мәлендә, аңа Кытайга барып, контракт буенча шоу-балетта эшләргә тәкъдим иткәннәр. Бала вакытта бирле бию белән шөгыльләнгән кыз кастингны җиңел узган.

– Кытайга барганда ук берничә сәгатьлек юлда курку да, кире өйгә кайтып китү теләге дә булды. Тик шулай да кызыксынуым көчлерәк булгандыр. Бу илдә мине иң гаҗәпләндергәне – аның масштабы. Аэропортын алсаң, ул дөньядагы иң зурысы, күпере планетадагы иң озыны. Сәүдә үзәкләре җидешәр катлы, бик матур парклар, зур мәйданнар – барысы да таң калдырды. Иң сокландырганы – халыкның бик ярдәмчел, ачык булуы. Алар гел елмая, бик теләп ярдәм итәләр, кунакчыллар. Ак тәнле булгач, минем белән фотога төшәргә дә сорыйлар, чәчемне тоткалап карыйлар иде. Бактың исә сары чәчле кыз белән фотога төшеп, социаль челтәргә эләләр дә, бик күп лайк җыялар ди. Аларда ак тән культы икән. Махсус тәнне агарта торган косметика, инъекцияләр кулланалар, кояштан саклану өчен ябык кием, махсус җиңсәләр кияләр, кулчатырлардан йөриләр. Үз кибетләренә яки рестораннарына чит ил кешесе керсә, алар бик бәхетле, бу аларның дәрәҗәләрен күтәрә.

Ресторан дигәннән, кытай кухнясы миңа бик ошады. Ризык һәр провинциясендә төрлечә. Көньягында ул бик ачы, төньякта пилмән яраталар, үзәк өлешендә токмачка мөкиббән китәләр. Эшем буенча Кытайның кырык шәһәрендә булдым һәм бик күп ризыкны татып карадым. Анда бөтен әйберне дә ашыйлар дип тиккә генә әйтмиләрдер, ризык төрлелеге шаккатмалы. Иң ошаганы – Кытай самавыры. Ресторанда ризыкны үзең әзерләп ашыйсың. Һәр өстәл уртасында ут өстендә кәстрүл тора. Шунда ук әллә никадәрле чи продуктлар тәкъдим ителә. Алар өстәл янындагы этажеркада тора, сайлап аласың гына. Ите дә, яшелчәләре дә, тәмләткечләре дә бар. Теләгән ингредиентыңны шулпага салып пешерәсең дә ашыйсың. Алар бик нәзек итеп туралган, берничә минут эчендә пешеп чыгалар. Шулпа да төрле. Ризыклар да үзенчәлекле килеп чыга. Кытай самавыры ул үзенә күрә дуслар, туганнар белән вакытны күңелле уздыру да. “Кайнар казан” артында җыелып, аралашалар, күңел ачалар һәм сыйланалар.

Кытайда буддизм, теге дөнья белән бәйле бәйрәмнәр күп. Прогрессив ил булса да, күпләр төрле аллаларга ышана. Һәр кибеттә, бинада кечкенә Буддалар тора, аларга халык акча, җиләк-җимеш алып килә. Төрле төстәге шоулар, файерлар белән күп кеше катнашында уза торган бәйрәмнәрдә ниндидер тылсым бар кебек.

Бу бәйрәмнәрнең зурлыгын, андагы кешеләрнең санын үзебездә уза торган Җиңү парады белән чагыштырып булыр иде.       
Чәчтарашханәгә халык чәч кистерергә генә түгел, юып чыгарга да йөри. Кайчандыр чәч юу өчен чәчтарашханәгә бару статус белән бәйле булса, хәзер ул гадәти күренеш. Элек өйләрдә кайнар су булмаган, акчалы кешеләр аны җылытып мәшәкатьләнмәгән, чәчтарашханәдә юып чыгарганнар.

Шулай ук колак чистарту хезмәте дә бар. Колакны салонда да, урамда да чистарттырырга була. Массажны да урамда ясыйлар. Ун минут массаж өчен безнең акча белән 180 сум түлисең.  

Тагын бер үзенчәлекле яклары – төшке аш вакытында йоклап алалар. Ашыгыч эш белән шефка кермәкче буласың, ул кабул итми, чөнки йоклый. Кафе, кибетләрдә дә шул хәл.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading