16+

Кытай төчкерде. Дөнья зарарланмасмы?

Дөньяда нинди генә авыру юк. Аларны хәтта махсус тарату очраклары да очраштыргалый икән.

Дөньяда нинди генә авыру юк. Аларны хәтта махсус тарату очраклары да очраштыргалый икән.

Кытайда коронавирус белән авыручылар саны 40 меңнән арткан. Роспотребнадзор хезмәткәрләре сүзләренчә, әлеге вирусны ачыклый торган тестларның һәр икесе дөрес эшләми икән. Димәк, авыручылар саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, ди алар. Табиблар исә киресен тукый: «Коронавирус грипптан да куркыныч түгел. Саклык чараларын гына күрергә онытмагыз!»


Алтын бәясендәге маскалар

Дөньяда нинди генә авыру юк. Аларны хәтта махсус тарату очраклары да очраштыргалый икән. Ник дигәндә, бу икътисади яктан күп илләргә файдалы, диләр.

Мисал өчен, хәзерге вакытта Кытайда иң кирәкле әйбер – ул саклана торган медицина маскасы. Аның бәясе ничә сум булуга карамастан, кытайлылар алыр иде, әмма илдә дефицит. Чөнки сәнәгать оешмалары туктап калды. Кытайда Яңа ел каникуллары озынайтылды.
Кытайда гына түгел, бу ил белән чиктәш Россия шәһәрләрендә дә медицина маскасына кытлык барлыкка килгән. Мисал өчен, Хабаровск, Благовещенск шәһәрләрендә маскаларны берничә сәгать эчендә кырып-себереп алып бетерәләр икән. Шуңа да аларның хаклары да арткан.

Моңа бәйле рәвештә, Россиядә маскалар җитештерүне дә арттырырга мәҗбүр булганнар. Мәсәлән, Бөек Новгородта медицина маскалары ясый торган сәнәгать оешмасына махсус җиһазлар кайтартылган, өстәмә кешеләр эшкә алынган. Март аена медицина маскаларын ясауны алар 7 тапкырга арттырырга ниятли.

Бәяләргә килгәндә, медицина маскалары декабрь аенда якынча 5 сум торган. Хәзер исә, ил буенча караганда, иң арзан медицина маскаларын Кырымда гына табарга була. Анда 1 данәсе якынча 14 сумга төшә. Күршеләребез Чувашиядә – 20, Ульяновскида – 27, Кировта 23 сумга табарга була. Ә иң кыйммәтле медицина маскалары Дагыстанда, Курск өлкәсендә булуы ачыкланган – 35 сум. Дагыстанның бер даруханәсендә бәяне хәтта 650 процентка арттырганнар! 

Россия Президенты Владимир Путин, яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә ихтыяҗның артуына сылтау итеп, медицина битлекләре һәм дару препаратларының бәяләрен арттыручы даруханәләрнең лицензиясен алырга тәкъдим итте.

– Андыйларны ачыкларга кирәк. Бер-ике даруханә ябылганнан гына халыкка зыян килмәячәк, – ди Президент.

Шулай ук Сәламәтлек саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте медицина битлекләре һәм даруларның бәясе күтәрелү яки аларның даруханәләрдә булмавына бәйле проблема белән очрашкан кешеләр өчен «кайнар элемтә» ачты.

Әмма онытмагыз: медицина маскалары гына коронавирустан да, грипптан да саклап кала алмый. Моның өчен сабын белән кулларны, битләрне юарга, халык күп җыелган урыннарда йөрмәскә кирәк, ди табиблар.

Ачка үлмәбез... мөгаен

Кытай белән чик ябылганнан соң, Ерак Көнчыгышта бәяләр маскаларга гына түгел, ә яшелчәләргә дә арткан. Мәсәлән, кыярның килограммы 1036 сумга җиткән. Борычлар исә якынча 750 сум тора.

Статистик мәгълүматларга караганда, Россиягә иң күбе Кытайдан сарымсак кертелә. 2019 елда, мисал өчен, безнең ил халкы 39 мең тонна Кытай сарымсагы ашаган. Бу импортның 72 процентын тәшкил итә.

Димәк, Кытай чикләре ачылмаса, быел бездә сарымсак үстереп сатучы фермерларның череп баюы да ихтимал.

Без генә димәгән лә

2002-2003 елларда Кытайда САРС коронавирусы таралганда, барлыгы 25 илдә зарарланучылар ачыкланды. Ул чирдән 800 кеше вафат булды.

Акчага «әйләндергәндә», дөнья икътисадына 40 млрд сумлык зыян килгән булган. Әмма ул чагында Кытай да ул кадәр бай булмый. Вируслар тарата торган илнең эчке тулаем продукты, шул вакыт аралыгында җиде тапкырга артып, 15 трлн долларга җиткән. Хәзер исә ул түбәнәя бара. Чөнки дөньяда кытайлар күпме техника, машиналар җитештерә иде. Вирус тарала башлаганнан алып, заводлар эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Өстәвенә авыруның Яңа ел алдына туры килүе дә икътисадларына зыян китерде. 

Чөнки бик күп туристлар Кытай Яңа елын күрә алмый калды. Алай гына да түгел, чыгымнар Вьетнам, Көнь­як Корея, Камбоджа, Сингапур һәм Японияне дә читләтеп үтмәде, Кытай турист­ларына чыгарга тыелу сәбәп­ле, әлеге илләр дә акчалардан мәхрүм калды.

Австралия, Бразилия кебек илләргә чимал килми башлады. Европа һәм АКШта икътисади югалтулар аның кадәр зур түгел түгелен. Шулай да бар. Кыскасы, Россия генә түгел, бөтен дөнья да коронавирустан югалтулар кичерә.

Вирус бетәр, халык рәткә килер, бар да онытылыр. Ә ничә ай буе тукталып торган заводлар эшли башлагач, алар җитештергән чималлар, техника бәясе артмас дип кем әйтә ала? Берәү дә.

PS. Элеккеге заманда «чәчәк» авыруыннан соң кеше тәнендә эзләр кала торган булган. Бу хакта Әмирхан Еники «Матурлык» хикәясендә бик «тәмләп» язганын хәтерлисездер. Коронавирус та дөнья икътисадында шундый эзен калдырыр. Итәкләрне бераз җыеп йөрик.

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading