16+

Кытайда Чаллы кызын "Бритни Спирс" дип атыйлар

Чаллыда туып-үскән җырчы Алёна Бариева инде берничә ел Кытайда яши. Автошәһәрдә ул Алёна Барселона (бу сәхнә тәхәллүсе) буларак билгеле, аны хәтта Чаллының Бритни Спирсы (Америкада иҗат итеп яшәүче дөньякүләм танылган җырчы) дип тә атаганнар. Күк асты иленә ул чакыру буенча - вокалист булып эшләргә киткән, һәм анда аны шулай ук Сяо Булани дип атаганнар, тәрҗемә иткәндә, ул "кечкенә Бритни" дигәнне аңлата.

Кытайда Чаллы кызын "Бритни Спирс" дип атыйлар

Чаллыда туып-үскән җырчы Алёна Бариева инде берничә ел Кытайда яши. Автошәһәрдә ул Алёна Барселона (бу сәхнә тәхәллүсе) буларак билгеле, аны хәтта Чаллының Бритни Спирсы (Америкада иҗат итеп яшәүче дөньякүләм танылган җырчы) дип тә атаганнар. Күк асты иленә ул чакыру буенча - вокалист булып эшләргә киткән, һәм анда аны шулай ук Сяо Булани дип атаганнар, тәрҗемә иткәндә, ул "кечкенә Бритни" дигәнне аңлата.

Азиатлар русларны ярата
Әти-әнисе кызлары Алёнаның киләчәген чит илдә күрә. Шуңа күрә аның төрле яклап үсеше өчен акчаларын жәлләми. Кыз вокал, хореография белән шөгыльләнгән, фортепианода уйнаган, инглиз телен өйрәнгән.

Алёна Чаллыда КФУ филиалында укыган чорда да вокалист булып эшләгән-төнге клубларда, туйларда, чыгарылыш кичәләрдә чыгыш ясаган, төрле чараларда катнашкан. 21 яшендә кызның беренче альбомы "Унга кадәр сана" ("Досчитай до десяти") чыккач, аңа Япония, Кытай, Франция, Болгария, Америкада чыгыш ясарга дигән тәкъдимнәр килгән. Күпсанлы контрактларны караганнан соң, кыз Кытай вәкилләре белән килешү төзергә була.
— Әти-әнием белән Кытайны сайладык-түләү шартлары безгә ошады, шуңа күрә контрактны имзаладык. Төп эш: Гонконг яки Пекиндагы чараларда җырлау иде.
Алёна фриланс, ягъни заказлар буенча эшли. Беркадәр вакыт продюсер белән хезмәттәшлек иткән, әмма аннан баш тарткан һәм GIRLS DOMINATION дип аталган үз төркемен булдырган. Әлеге төркем белән күп чараларда катнашкан.

Кытайда Алёна Барселона инглиз телендә җырлый, шулай ук француз, испан һәм рус телләрендә җырлар башкарырга ярата.
«Күк асты илендә рус артистлары шактый, ләкин популярлыкка ирешү бик авыр, чөнки биредә беренче чиратта, кытай телен белү мөһим», ди Алёна.
— Танылу өчен кытай телен белергә, Voice of China ("Голос") яки Xfactor тибындагы музыкаль проектларда катнашырга кирәк. Мин кытай телен сөйләм дәрәҗәсендә, ә инглиз телен камил беләм,-ди Алёна.-Данлыклы булып та, акчасыз утыруың бар, чөнки кергән барлык табышны продюсер үзенә алып кала. Кытайда, гомумән, тәҗрибәсез кызларны төп башына утыртучы кара агентлар бик күп. Тора-бара исемем миңа эшли башлады, мин иҗади яктан үстем. Ике ел дәвамында Кытай һәм Азия буенча концерт турлары белән йөрү ярдәм итте.
Кыз биш ел буе мебель компаниясе вәкиле булып торган. Кинода төшкән, башта массовкада, аннары рус телендә берничә фраза белән эпизодик рольләре булган.

Алёна Кытайның көньягында Шэньчжэнь шәһәрендә яшәгән, бу Гонконг белән чиктә урнашкан. Шэнчжэнь-алдынгы цифрлы технологияләр шәһәре булса, Гонконг - икенче Нью-Йорк.

Ул арендага алынган фатирда яшәгән, өч бүлмәле фатир өчен, безнең акчаларга күчерсәң, аена 50 000 сум түләгән, ни өчен өч бүлмәлеме, чөнки аның биредә студиясе урнашкан.
— Минем исәпләүләргә караганда, Кытайның башкаласы Пекинда уңайлы тормыш өчен аена 1500 доллардан да (рус рубленә күчергәндә, 113 мең) ким булмаган керем кирәк. Фатир сатып алу турында уйлауның мәгънәсе юк, чөнки чит ил кешеләре Кытайда күчемсез милек сатып ала алмый. Сүз уңаеннан, монда фатирны арендалау өчен ай саен түләп тору юк, бары тик квартал саен.
Тулаем алганда, бу илдә тормыш кыйммәт тора, дип саный Чаллы кызы, әмма чыгыш ясаганга, реклама һәм фотосессияләрдә төшкәнгә, ул акчага ихтыяҗ сизмәгән.
— Мин Кытайны аркылыга-буйга йөреп чыктым. Миңа ошаган урыннар бик күп: Шанхай-заманча һәм стильле, Пекин-аутентик һәм традицион, ә көньякта, Гуйлинда, гаҗәеп матур табигать. Яраткан урынымны шулай тиз генә атый алмыйм. Кытай- бик шау-шулы ил, тавышка күмелгән ил.

Кинодагы роль турында
Сериалдагы роле буенча Алёна рус фотомоделе, бай кытай егете белән гыйшык-мыйшык уйный. Аңа Кытай телендә сөйләшергә туры килгән. «Тел бик авыр, һәр репликаны аерым дубль белән яздырдылар, ләкин барып чыкты: сериал экраннарга чыкты», ди кыз. Күк асты илендә славян яки Европа кыяфәтле кызлар югары бәяләнә, шуңа күрә мондый кызлар бик җиңел генә баш рольләргә ия була икән, ләкин биеклеккә менү өчен, Кытай телен идеаль белү кирәк. Һәм бу теләсә нинди һөнәри өлкәдә чагылыш таба икән.
— Кытайдагы матурлык стандарты - сөйкемле, озынча түгәрәк йөзле, очлы иякле, кечкенә борынлы, зур якты күзле, озын маңгайлы кыз. Күп кенә кытай кызлары шундый булырга тели, шуңа күрә пластик операцияләргә һәм матурлык салоннарына акча кызганмыйлар,- ди Алёна.
Күп очракта кытайлылар рус кызларын хатынлыкка алуны өстен күрә. Катнаш никахта матур балалар туа, алар еш кына модель булып китә, күпләп акча эшләү өчен менә дигән мөмкинлек, ди кыз. Ләкин мондый гаиләләр тиз таркала, чөнки кытай ирләренә хатыныннан башка, сөяркә дә кирәк (кайчак берничә), ә безнең Россия кызларына иренең тугры булуы кирәк.

Кытай ир-атлары һәм балалар турында
Алёна артыннан шактый кытай егетләре йөреп караган, әмма татар кызы аларга карарга тырышмаган.
— Булачак ирем белән концертта таныштым.Ул рус егете: гитарачы. Туйны Кытайда үткәрдек, балага узгач, җирле хастаханәдә күзәтелдем. УЗИда, бик авырлык белән генә, булачак баланың җенесен белдем. Бу илдә баланың җенесен атау тыелган, чөнки кызның тууы, бигрәк тә ул беренче бала булса, гаиләдә бу хупланмый. Чөнки ул кияүгә чыгачак та китәчәк. Аңардан бернинди файда юк, ә ир бала әти-әнисе белән калачак һәм акчалата ярдәм итәчәк.

Алёнаның улы Матвей инде 4-7 айлык вакытында ук рекламада төшкән һәм беренче гонорарлар эшләгән. Әлегә, пандемия аркасында, алар Чаллыда яши, әмма вәзгыять тотрыклангач, алар янәдән Кытайга китәчәкләр һәм баланы кытай телен өйрәнү өчен җирле балалар бакчасына бирәчәкләр.
— Кытайны-үземнеке итеп, ә Россиядә үземне чит ил кешесе итеп хис итәм. Анда чит кеше хезмәтен хөрмәт итәләр. Сәхнәдә чыгыш ясау шулай ук эш. Кытайлар һөнәри мөнәсәбәтләрне яхшы төзи. Тыйнаклык бәяләнә, ә йолдыз булу, мин-минлек хупланмый, югыйсә клиентларыңны югалтасың.
Чаллы кызы кытай халкы белән дус булырга киңәш итми, аларга серләрне ышанып тапшырырга ярамый, бигрәк тә финанс мәсьәләләре буенча. Алар һәрчак үз милләтен генә якын итә. Кытайлылар өчен русиялеләр барыбер башка милләт вәкиле булып калачак.
Шулай да, кытайлылар русларга карата хөрмәт белән һәм өлешчә соклану белән карыйлар. Таксистлар, Россиядән булуыңны әйтсәң: «О! Ә! Бик яхшы! Путин-молодец!"диләр. Өлкән буын хәтта русча берничә сүз әйтә ала-"холосо", "спасибо".

- Аларның ризыкларына ничек күнектең?
- Ашау-Кытайда бер мәдәният һәм гореф-гадәт ул. Өстәвенә, илнең төрле районнарында һәм провинцияләрендә азык-төлеккә үз өстенлекләре бар. Кытайлылар күп һәм төрле-төрле ризык ашыйлар, аларның ингредиентлары да бик кулай итеп кушылган, хәтта иң ярлы кытайлының өстәле дә кимендә биш төрле ашамлыктан тора. Шул ук вакытта азыкны күп микъдарда куллансалар да, анда артык авырлыгы булган кешеләр сирәк. Кытайда төрле затлы диңгез ризыклары бик күп. Базарларда барысы да тере килеш сатыла. Диңгез хәшәрәтләренә бәяләр җирле бәяләр буенча бик арзан, ни өчен дигәндә, алар бозылачак, ә товарны сатарга кирәк. Ә базар ябылыр алдыннан, аларны бөтенләй бушка сатып алырга мөмкин.
Кытайда нинди генә катлам булмасын баймы ул, ярлымы-һәрвакыт дөге һәм токмач ашый. Дөге порциясенең бәясе 1 юаньнан артмый, ә бу безнең 12 сумнан артык түгел. Дөге яки токмачка гарнир буларак, һәрвакыт ит яки балык бара. Ә алар тәмләткечләр яки бик күп яшелчәләр белән соуста пешерелгән, барысы да соя соусы һәм ачы борыч белән эшкәртелгән. Икенче бер яратып ашаган ризыклары-пилмән. Ул, гадәттә, төрле эчлекле була. Дөге оныннан ит салынган пәрәмәчләр, яшелчә белән кыздырылган токмач, банан яфрагына төрелгән ит белән дөге, соуста пешерелгән балык шарчыклары, дөге токмачыннан аш, төрле эчлекле коймаклар -меню бик күптөрле. Бер токмач порциясе белән генә дә тукланырга мөмкин. Ләкин кабатлыйм, кытайлылар күп ашый.

Лилия ГАЙНУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югалып калмаган. Узенэ юл тапкан. Татарлар кайда да татар. Алга.

    Мөһим

    loading