16+

Кыяр сөт ярата

Йод белән майсыз сөтне яки эремчек суын вируслы инфекцияләргә каршы профилактика максатыннан кулланалар. Рецепты: 1 литр сөт, 5 тамчы йод һәм 10 литр су. Җәйнең беренче яртысында атнага бер исәбеннән биш тапкыр сибәләр.

Кыяр сөт ярата

Йод белән майсыз сөтне яки эремчек суын вируслы инфекцияләргә каршы профилактика максатыннан кулланалар. Рецепты: 1 литр сөт, 5 тамчы йод һәм 10 литр су. Җәйнең беренче яртысында атнага бер исәбеннән биш тапкыр сибәләр.

Файдалы киңәшләр

Көл суы. 1 кг агач көленә 3,5 литр кайнар су салалар да бер тәүлек төнәтәләр. Сөзеп алгач, кыярга сибәләр. Әлеге рецепт ончыл чык (мучнистая роса) авыруы башланган вакытта гына нәтиҗәле.

Үсемлек бетенә каршы горчица яки суган кабыгы. 200 гр коры горчицага яки суган кабыгына 10 литр салкын су салабыз. Горчицаны – ике тәүлек, суган кабыгын дүрт-биш көн тотабыз да сөзеп сибәбез. 

Талпанга каршы. 400 гр ваклап туралган тузганак яфрагы өстенә 10 литр салкын су салып, ике сәгать төнәтәбез. Соңыннан сөзеп алып сибәбез. 

Файдасыз киңәшләр

Соңгы вакытта интернетта үсемлекләрне чүпрә яки ипи белән тукландыру турында язалар. Әмма аларның нәтиҗәсен беркемнең дә исбатлаганы юк. 

Сода. Сода белән генә корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшеп булмый.

Зарарлы киңәшләр

Авырулардан саклау өчен яшел су (зелёнка) белән эшкәртү теория белән дә, практика белән дә расланмаган. Кайбер бакчачылар уйлаганча, аның составында бакыр да, башка микроэлементлар да юк. 

(«АиФ»)

Фото - herbcare.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading