Шәһри Казан

Кыярдан чыршы ясау ЫСУЛЫ

Табын уртасына тозлы кыярдан ясалган чыршы да утырта аласыз. Аның өчен алманы икегә бүлеп, шуның бер яртысын аска каратып куясыз. Тозлы кыярны телемләп турыйсыз.

Реклама

Алмага кибеттә сатыла торган кыска агач таяк (шпажка) батырып куеп, кыяр телемнәрен берсе өстенә берсен кертеп барасыз. Аскы өлешендәге кыяр телемнәре зуррак булсын. Әйләнә-тирәсенә укроп белән петрушка турап сибәсез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: