16+

Кыйблага каратып мәетне генә яткыралар. Тере кеше кыйблага карап ятарга тиеш түгел...

Белә идегезме икән, бишеккә иң еш куела торган әйбер – ул кайчы, йә пычак. Бала бәләкәй чакта инде, әлбәттә! Боларны бала бик каты селкенми, кыбырсымый торган чакта гына куярга мөмкин.

Кыйблага каратып мәетне генә яткыралар. Тере кеше кыйблага карап ятарга тиеш түгел...

Белә идегезме икән, бишеккә иң еш куела торган әйбер – ул кайчы, йә пычак. Бала бәләкәй чакта инде, әлбәттә! Боларны бала бик каты селкенми, кыбырсымый торган чакта гына куярга мөмкин.

Бала бәләкәй чакта инде, әлбәттә! Боларны бала бик каты селкенми, кыбырсымый торган чакта гына куярга мөмкин.
Ә кайсыдыр җирләрдә кайчыны куярга ярамый, алайса баланың күзе кылый була, диләр. Чөнки кайчының кискечләре ике якка караган бит. 
Ник пычак белән кайчы икәнен дә аңалатам. Алар тимердән эшләнелгән. Ә тимер җен-зәхмәттән яхшы саклый, дигән ышану бар. Күргәнегез бардыр, бәлки – авыл җирендә ялгыз әбиләр кичен йоклар алдыннан өйалды ишегенә эчке яктан балта терәтеп куя. Шәхсән үземнең дә алай эшләгәннәрен күргәнем бар.
Бишеккә баланың кендеге, чәчләре, тырнаклары салынган төенчек куела дип язган идек бит әле. Кайбер якларда берәр чүпрәккә төреп, баланың йөзлеген дә элә торган булганнар.
Бишекләр дә төрле-төрле булган. Тал бишек, тактадан ясалган бишек. Күбебезнең күз алдына шундый бишекләр килә.
Ә башта кабык бишекләр булган. Аны юкә кабыныннан ясаганнар. Ул чор өчен юкә кабыгы иң очсыз һәм эзләп табарга мөмкин булган материал саналган. 
Тал бишек аңлашыла инде, талдан үрелгән. Ә такта бишекне ясар өчен нинди агач кулланылган дип уйлыйсыз? Аның өчен теләсә нинди агач туры килмәгән.
Халыкта юкә, усак, миләш телгә алына. Аннан, бала нык булсын дип нарат йә имәннән дә ясаганнар.
Ә менә каеннан ясарга ярамаган. “Каен – кайгы агачы”, дигәнне ишеткәнегез бармы? 
“Каен сиртмәләрдә үстем,
Шуңа кайгылы башым”, – дип җырлыйлар да бит әле, менә шул инде ул...
Каен кайгы-хәсрәт китерә диләр. Аны өй тирәсенә утыртырга да кушмыйлар. Әле аны татарлар зират агачы дип тә атый, зиратка утыртыла торган агач ул каен. Менә шулайрак.
Баланы бишеккә салуның да үз кагыйдәләре, тәртипләре бар. Алар хакында да языйк инде. Бу эшне күбрәк әби кешегә тапшырганнар. Кайбер якларда баланы бишеккә салу тулы бер ритуал кебек.
Әби баланы кулына алып, бишеккә дөрес түгел итеп сала башлый. Дөрес түгел итеп дигәч, аңламый торасыздыр инде. Кыйблага каратып салмакчы була ул аны.
Белгәнебезчә, мөселманнарда кыйблага каратып мәетне генә яткыралар. Тере кеше кыйблага карап ятарга тиеш түгел.
Шулай итеп, әби кеше баланы бишеккә дөрес түгел итеп сала башлый. Һәм кычкырып сорый: “Дөрес саламмы?” Аңа берәү җавап бирә: “Анда салма, монда сал! Анда салма, монда сал!” Шулай өч тапкыр кабатларга кирәк. 
Әби бу сүзләрне тыңлап баланы әле бу якка, әле икенче якка салып-салып карый. Ахыр чиктә дөрес итеп, догаларын укып, кыйблага арты белән салып куя. 
Бу, беләсезме, нәрсә өчен эшләнә? Җен-зәхмәтнең башын бутау, адаштыру, саташтыру өчен. Җен карап-карап тора да инде бу хәлгә, башы әйләнә башлый, хәле китә, эш пешми икән монда дип, китеп бара, имеш.
Миңа бу турыда кайчандыр үземнең туган ягым Саба районында сөйләгәннәр иде. Сүлә дигән кечкенә генә бер авылда яшәүче Миннебикә апа Зарипова иде ул. Бүген инде арабызда юктыр, аны искә алуыбыз дога булып ирешсен, рухы шат булып ятсын иде.

Зәлия Брусько.

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ырым шырымнарга ышану зур гөнах !

    • аватар Без имени

      0

      0

      1каен кайгы агачы булгач ник узэгеннэн суын агызып " файдалы, тэмле" дип эчэлэр икэн сон. 2. Дэу Эни Гомер буе кыйблага карап ятты, кыйблага карап намаз укыда, 101 яшендэ бакыйлыкка кучте. Ырымнарга ышанырга ярамый. Дога укып, Аллага тапшырып эшен башласан, эшен беткэч шокер итсэн бар яхшы була.

      Мөһим

      loading