Имләүләргә багышланган язмаларыбызны игътибар белән укып барган булсагыз, бер авыруны имләүнең берничә төре, ягъни варианты булуы турында беләсез инде. Хәзергә караласы авыруларның да берничә имләү төре билгеле. Әлеге төрлелек аларның кайсы төбәктә кулланылуына бәйле. Мәсәлән, сары авыруын имләүнең бер варианты болайрак булган: бу авыру белән интеккән кешегә мулла, ишан яки имче догалар укып өшкергән лимон яисә апельсин ашатырга тырышканнар. Андый җиләк-җимеш юнәлтә алган очракта, әлбәттә.
Икенче вариант түбәндәгечә: авыру кеше кара балыкка карап торырга тиеш булган. Балык авыруның карашыннан үз үлеме белән үлүгә караганда тизрәк үлә, дигән ышану яшәгән. Шул ук вакытта балыкның тәне күзгә күренеп саргая, моны инде авыру кешедән балыкка күчкән, дип уйлаганнар. Әле сары чире белән авыручы үз кесәсендә гәрәбә (янтарь) кисәге йөртергә яисә гәрәбә муенса (алка, балдак) тагарга тиеш дип исәпләнгән. Моны әле профилактика өчен дә эшли торган булганнар. Хәтерләсәгез, күпләребезнең әбиләре элек һәрвакыт гәрәбә муенса тагып йөри иде. Алар аны бәйрәм киеме белән генә түгел, көндәлек тә таккан.
Тагын бер вариант шулай ук кызыклы: элек сары белән авыручыны җиз самавыр каршында озаклап утырта торган булганнар.
Авыру кешегә чәршәмбе көн салган йомырканың сарысын ашатырга, шушы ук көнне сауган сөтнең катыгы белән сыйларга, сары мәтерүшкә эчертү дә сары авыруын җиңәргә ярдәм итә дип санаганнар.
Күргәнебезчә, әлеге имләүләрдә төп рольне сары төс уйный.
Сары төс белән бәйле тагын бер үзенчәлекле һәм нәтиҗәле саналган имләү бар әле. Авыру кешене куркыта торган булганнар. Мәсәлән: “Ник син минем сары яулыгымны урладың?” – дигәннәр. Бу кеше елый, урламадым, ди икән. Ул үзен алдалаганнарын белми бит. “Төзәлә иде бит шуннан соң авыру кеше”, – дип сөйлиләр.
Төсләргә бәйле тагын бер авыруны имләү турында сөйләшеп алыйк әле. Ул да булса – кызамык.
Элек әлеге авыру белән бик еш авырганнар. Бигрәк тә балалар тиз йоктырган аны. Бу очракта авыру балага кызыл күлмәк-ыштан киерткәннәр, тәрәзәгә кызыл чаршаулар элгәннәр. Бала терелгәч, аның кызыл киемнәрен хәерчеләргә биргәннәр. Шулай ук, авыру терелгәч, им-томчыга ак әтәч бүләк итә торган булганнар. Алдан аның кикриген бераз кисеп, канын мамыкка агызып, сакларга алып куйганнар.
Кызамык өч көн чыга, өч көн тора, өч көн бетә, дип саналган. Әлеге авыруның анасы була, дип уйлаганнар. Шуңа күрә аның белән бик сак эш итәргә, кызамык анасына хөрмәт күрсәтергә тырышканнар. Аңа атап ипи пешергәннәр. Озаткан чакта берәр төрле ярма белән озатасы булган. Моның өчен табакка ярма салып, аны имчегә йә берәр укучы картка, карчыкка биргәннәр.
Комментарийлар