Шәһри Казан

«Әти-әниебез , төпчек кызыбыз менә нинди үрләргә иреште дип, горурланырлар иде...»

Дистәләгән спектакль, кинофильмнарда уйнаса да, инде гомер уртасына җитеп ике кыз анасы булса да, тамашачысы өчен ул барыбер “Зәңгәр шәл”дәге Мәйсәрә булып калачак. Әйтерсең лә, дистәләгән еллар узмаган. Әнә бит ул элеккечә, Булаты – Рамил Төхвәтуллин белән ничек итеп өздереп уйный. Ә тавышлары, моңы тамашачы йөрәген майлап та, телгәләп тә ала. Алар һаман яшь һәм бергә.

Ул һаман да шул ук Мәйсәрә
Алисә Сабирова
Дистәләгән спектакль, кинофильмнарда уйнаса да, инде гомер уртасына җитеп ике кыз анасы булса да, тамашачысы өчен ул барыбер «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә булып калачак. Әйтерсең лә дистәләгән еллар узмаган. Әнә бит ул элеккечә, Булаты – Рамил Төхвәтуллин белән ничек итеп өздереп уйный. Ә тавышлары, моңы тамашачы йөрәген майлап та, телгәләп тә ала. Алар һаман яшь һәм бергә.

Мәйсәрә ролен режиссер Марсель Сәлимҗанов инде студент вакытта ук Илсөя Төхвәтуллинага аталап куйган булган. Ләкин актриса Казан белән генә чикләнмичә, Мәскәүдә белем алырга омтыла. Режиссерның: «Казанда гына калсаң, бу рольне шунда ук сиңа бирәм», – дигән сүзләренә колак салмыйча, башкаладагы Щепкин исемендәге югары театр училищесына (татар студиясе) укырга китә. Укуын тәмамлагач, 1988 елда Казанга кайта. Марсель Сәлимҗанов та сүзендә тора, Мәйсәрә ролен аңа бирә. Шул көннән соң 30 елга якын гомере театрда уза Илсөя Төхвәтуллинаның. Узган атнада Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә инде Татарстанның халык артистының 50 яшьлек юбилей кичәсен уздырдылар.

Зур юбилеена матур керә Илсөя ханым. Тормыш иптәше – Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин белән янә бер сәхнәдә уйныйлар. Төпчек кызлары Диләрә Казан дәүләт консерваториясенең беренче курсында белем ала. Кичәдә ул да җырлады. Тамашачы «Дилемма» фильмы аша белгән олы кызлары Индира бүген гаиләле. Сәхнәгә ул тормыш иптәше һәм улы белән күтәрелде.

Юбилей кичәсенең беренче өлеше, гадәттәгечә, актрисаның иң истә калган, зур рольләреннән өзекләр белән үрелеп барды. «Галиябану»да – Галиябану, Галимәбану, «Ричард III»тә – Маргарита, «Эзләдем, бәгьрем, сине»дә – Нурсия... Спектакльләрдәге образлары төрле, кабатланмас аның. Илсөя ханымны тамашачы киноактриса буларак та яхшы белә. Иң танылган рольләренең берсе – «Зөләйха» (2005 ел) фильмыннан өзек күрсәттеләр.
Юбилейның тантаналы өлешен Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде.

Реклама

– Бүген иртән белешмәләр караганда, ничә спектакльдә уйнавыгызны санап утырдым, әмма очына чыга алмадым. Алар бик күп. Алдагы көннәрдә дә матур итеп уйнарга, төп рольләрне башкарырга язсын. Бүген куйган спектакльләрдән өзекләр уйландырды да, елмайтты да, күңелгә дә үтеп керде, шуның өчен дә мин сезгә бик рәхмәтле, – дип тәбрикләде ул юбилярны.
Ул премьер-министр Алексей Песошинның рәхмәт хатын да укыды.
Илсөя Төхвәтуллинаның бертуган апасы, әниебез иртә үлеп китте, дип сөйләде.
– Кызганыч, бүген әти белән әниебез яныбызда юк. Алар синең өчен бик сөенгән булырлар иде. Төпчек кызыбыз менә нинди үрләргә иреште дип горурланырлар иде, – диде ул.
Әниләре бик матур җырлый торган булган. Аның истәлегенә дип, актриса баянга кушылып та җырлады.

Актрисаның 100 яшьлек укытучысы да телефон аша элемтәгә чыкты.
– Илсөя, сине шундый матур гомер бәйрәмең белән котлый алуыма бик бәхетле мин. Мин сезнең һәрберегез белән кызыксынып торам. Сез минем кызларым-улларым, – диде укытучылары.
Актрисаның күзләрне камаштырырлык чибәрлеген дә билгеләп китмичә булмый. Моны үз хезмәттәшләре генә түгел, башка театр артистлары да таный.
– Рамил Төхвәтуллин бездә эшләгән вакытлар бу. «Скрипач на крыше» спектакле тәмамланганнан соң, гримеркада утырабыз. Шунда безнең янга искиткеч матур бер ханым керде. Ә минем матур хатын-кызлар каршында ояла торган гадәтем бар. Илсөя Рамил янына килде дә, нидер сөйләшәләр. Ә мин, нинди матур, бәхетле пар болар, дип, читтән генә күзәтәм. Аларга бергә булу рәхәт икәнлеге күренеп тора. Мин шул вакытта бу сүзләрне әйтергә кыенсындым, хәзер әйтәм менә: Рамил – син бик бәхетле кеше, синең янда шундый бриллиант бар! – диде Качалов театры актеры Геннадий Прытков.
Иң соңыннан юбилярны котларга сәхнәгә Камал театры труппасы күтәрелде.

– Син бүген бәхетле кеше. Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә, аның данлыклы, дөньядагы иң талантлы труппасы белән каршы аласың бу юбилееңны. Һәм, минемчә, алда тагын да яхшырак булачак. Чөнки Рамилең кайтты театрга, – дип котлады аны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Риф Якупов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: