16+

"Кызганычка, бер пациент үлде..." - коронавирусны дәвалаучы көндәлегеннән

Хәзер инде авыр маскалардан муеннар авыртмый дияргә була. Бераз йокларга һәм көч тупларга да вакыт кала башлады. Бәлки, хезмәткәрләрнең организмнары күнеккәндер. ..

"Кызганычка, бер пациент үлде..." - коронавирусны дәвалаучы көндәлегеннән

Хәзер инде авыр маскалардан муеннар авыртмый дияргә була. Бераз йокларга һәм көч тупларга да вакыт кала башлады. Бәлки, хезмәткәрләрнең организмнары күнеккәндер. ..

Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасы базасында COVID-госпиталь эшли. Анда 22 апрельдә бер пациент үлгән. Бу хакта клиника табибы Евгений Сырчин үзенең онлайн-көндәлегендә язган.

“Кызганычка, бер пациент үлде... Коронавтларның күңеле төште... Үлем – ул үлем, аңа беркем дә һәм беркайчан да күнегә алмый. Хәтта аны калганнарга караганда күбрәк күрүчеләр дә. Пациентның гомерен саклап калу өчен, әлбәттә, кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Әмма аның булган авыр чире һәм өлкән яше җиңүгә мөмкинлек калдырмады”, – диде табиб.

Евгений Сырчин дәваханә буенча күрсәткечләрне дә хәбәр итте: әлеге вакытта 10 пациент реанимациядә дәвалана, аларның 6сы үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.

“Яхшы хәбәр дә бар. Берьюлы 3 пациентны реанимациядән күчерергә җыенабыз. Бу безнең өчен куаныч, – ди табиб. – Эш җаена кереп киттек. Коронавтлар, әлбәттә, арый. Хәзер инде авыр маскалардан муеннар авыртмый дияргә була. Бераз йокларга һәм көч тупларга да вакыт кала башлады. Бәлки, хезмәткәрләрнең организмнары күнеккәндер. Ничек кенә булмасын, аларга уңышлар һәм сәламәтлек телим”.

Әйтергә кирәк, COVID-госпиталь пациенты үлеменең төгәл сәбәбе барлык тикшерүләрдән соң билгеле булачак.

Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading