16+

Кызлар да теплоход йөртә

Казаннан Болгарга, Зөягә, Тәтешкә теплоходта сәяхәт итүчеләр Юлия Дарвинаны яхшы белә. Белмәслек тә түгел, ул теплоход хәтлек теплоход белән бер үзе идарә итә. Пассажирлар хәтта хатын-кыз йөртүче белән фотога төшү өчен чират тора икән.

Кызлар да теплоход йөртә

Казаннан Болгарга, Зөягә, Тәтешкә теплоходта сәяхәт итүчеләр Юлия Дарвинаны яхшы белә. Белмәслек тә түгел, ул теплоход хәтлек теплоход белән бер үзе идарә итә. Пассажирлар хәтта хатын-кыз йөртүче белән фотога төшү өчен чират тора икән.

– Мин аларны теплоходка кергәндә каршы алам, билетларын тикшерәм, аралашам. Ләкин юлга чыккач инде үз яныма рубкага кертмим. Бу кагыйдә буенча рөхсәт ителми, – ди кыз, җитди генә.
Юлия Чистай шәһәре күп профильле көллиятенең суднолар йөртү факультетында IV курста белем ала. 23 егет арасында бер үзе укый ул. Теплоходта эшләвенә дә инде өч ел икән. Эшкә аларны Студентлар хезмәт отряды оешмасы урнаштыра.
Беренче елны аны моряк итеп алалар. Теплоходның купкан җирләрен буяп, матурлап, идәннәрен юып, аны тәртипкә китереп тора. Ә буш вакытында штурвал артына утыра. Менә шулай әкренләп теплоход йөртү серләренә төшенә. Икенче елны аны проводник-горничный итеп алалар. Монда инде Юлия алдында җаваплырак эш тора. Ул пассажирларны каршы алырга, алар белән аралашырга, берәр хәвеф-хәтәр чыкса, палубада паника булдырмаска тиешле кеше була. Быел исә үҗәт кыз үзе штурвал артына баса. Ерак юлларда йөрмәсә дә, эшен бик яратып башкара.
– Машина йөрткән кызларга да көлемсерәп карыйлар, ә монда теплоходны ышанып тапшырдылар. Әлбәттә, баштарак куркытты. Ләкин штурвал артына баскач, теплоход йөртү машина йөртүгә караганда җайлырак икәнен аңладым. Быел теплоход йөртү таныклыгы алдым, бу инде миңа үземә генә көймә белән идарә итү хокукы бирә. Узган елны буш вакытымда өч палубалы теплоходны йөрттем. Быел ике палубалыда мин. Шундый нәтиҗәгә килдем – өч палубалы теплоходны йөртү җайлырак – ул авыр булганга, дулкыннарда, җил вакытында чайкалмый, – ди Юлия.
Көчле җил булган вакытта гомумән причалдан китәргә ярамый аларга. Ә менә давыл вакытында ачык суда калсаң, киресенчә, туктамаска кирәк икән.
– Давыл вакытында якорь ташлау бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – ди Юлия.
Кыш көне елга көймәләре ял итә. Бу вакытта судно йөртүчеләр йә ремонт эшләре белән шөгыльләнә, йә укыта икән.    
Юлия киләчәк тормышын да нәкъ менә шушы һөнәр белән бәйләмәкче. Хыялы теп­лоходларны диңгездә йөртү. Моның өчен аерым белем алырга кирәк икән.
– Казанда һәм Түбән Новгородта минем һөнәр буенча югары белем алып була. Мин, өйгә якын булсын дип, Казанны сайладым,  – ди Юлия.
Эше авыр булганга күрә, хезмәт хакын да лаеклы түлиләр кызга. Быел, җәй көне ике ай «Татфлот» оешмасында эшләгәне өчен, 62 мең сум акча түләгәннәр.
– Кыз кеше дә бу өлкәдә карьера төзи ала, иң мөһиме: теләк булсын! – ди Юлия.

Җәй көне кайда эшләячәгеңне алдан уйлап куй. Моның өчен үзең белем алган уку йортының студентлар хезмәт отрядына мөрәҗәгать итә аласың. Кайбер җирдә эшкә урнашу махсус өстәмә белем алырга кирәк. Шуңа күрә җәеңне инде бүгеннән хәстәрләп куйсаң, хәерлерәк.
Татарстан Республикасы буенча 317 студентлар хезмәт отряды эшли. Әлеге отрядлар ярдәмендә 10 меңнән артык студент эшкә урнашкан.

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading