Барыбызга да билгеле, Нәбиевлар гаиләсе икенчегә бәби көтә. Кемне көткәннәрен без түгел, әле үзләре дә белми иде. Интервью вакытында Рөстәм: "Баланың җенесен белүне зур бер бәйрәм итеп уздырырга телибез", - дип әйткән иде.
Аны яшь гаилә чынлап-та зур бәйрәм итеп уздырган: дуслары, туганнары әйләнәсендә, матур ресторанда Рөстәм штанга белән зур шарларны шартлата һәм аның эченнән ал төстәге ялтыравыклар атыла. Зәңгәр булса - Сафия энекәшле булыр иде. Хәзер исә Сафигә иптәшкә тагы бер кыз туачак.
"Беренчегә бәби көткәндә мин бик нык кыз булуын теләдем. Ул вакытта малай турында уй да юк иде. Ә хәзер малай булса әйбәт булыр иде дим, тулы комплект булсын(көлә). Индира ягында гел кызлар. Шуңа күрә, аның геннары көчле булса, кыз булуы да ихтимал. Әмма мин кемгә дә шат", - дигән иде Рөстәм интервью вакытында. Күрәсең, Индираның геннары чынлап-та көчле булып чыккан.
Нәбиевларны ихластан тәбриклибез. Сабыйлары сау-сәламәт булып тусын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар