Шәһри Казан

Кызы әнисенә: "Чебине син дә ашыйсың бит, синең ботыңнан асып куйган кеше юк бит әле..."

Иртә әле, бик иртә. Таң беленергә уйлап кына торган вакыт. Чәй эчеп утырам. Чәйнең иң тәмле вакыты шушы вакытта ул. Дөнья тын, җил дә юк, әле баш та дөнья чүп-чары белән чуарланмаган. Мин чәй эчәм, тәрәзә артында бер кошчык көй суза. Колак салып тыңлыйм, тавышында шатлыгы да, моңы да сизелә.

Сөйләп җибәр, бәгырькәем, күңелеңнән нинди моңнар түгелә дә, ни шатлыклар чәчелә? Хәер, шул сайравың сөйләвеңдер инде синең, мин генә аңламыймдыр. Менә бер дөньяда яшәп, бер-береңне аңлама инде. Аңлаша алсак: “Әйдә, минем янга чәй эчәргә кер, җылынып, чәйләр эчеп чыгарсың”, – дип кунакка чакырыр идем дә, аңлашып булмый шул.

Мин синең моңланганыңны тыңлап, иртәнге чәемне эчәм, син сайрап минем күңелне ачасың. Юк, сүзләремне аңласаң да, син минем белән чәй эчмәс идең, сез бит бик затлы-әдәпле кунаклар, сыерчыклар. Ак күмәчкә май ягып, бал белән чәй эчәргә чакырсам да, форточкадан гына булса да кермисең инде син. 

Болай кунакларның төрлесе бар инде. Әйе, шул кара каргаларны әйтәм инде, шуларны сөйлим. Зират янында яшәгәч, алар шундагы агачлар башында оя коргач, күршеләр инде без алар белән. Үпкәләшеп тә алабыз, килешеп тә куябыз, төрле чак була. Тамак тәмугка кертер дигәндәй, алар синең тырышып-тырмашып үстергән биби-чебиеңне эләктереп китәргә дә, шул биби-чебиләреңә дип куйган, бәрәңге, бодай кушып пешереп, комбикорма белән болгаткан бер табак тәмле ризыктан авыз итәргә дә каршы килеп тормыйлар шул. Авыз итү генәме сиңа, күрмичә калсаң, табагыңны да ялтыратып куярга күп сорап тормыйлар.

Әллә кайчан инде бу кош-кортлар “защитнигы” бик нечкә-киң күңелле кыз үсте безнең күршедә, бүген инде ике бала әнисе Ләйсән Төркиядә яшәп ята. Бала чакта унөч песие генә бар иде аның берзаман. Зират янында гына яшәделәр. Яшәделәр дип, әле һаман да шунда яшиләр Минегали белән Рауза. Каргаларның оятсызлыгыннан арып-туеп алҗыгач, зиратта оясыннан егылып төшкән бер карга баласын алып чыгып тәпиеннән асып куйган Рауза. Ишегалдын тутырып карга баласы разбой сала, теге защитник йөри өтәләнеп: “Әни, җибәр карга баласын”.

Кайсы якка карарга да белмәссең монда. Карга әйткәнне аңламаса да, защитнигы татарча аңлый бит инде, менә аңар татарча итеп әйбәтләп аңлата инде әнисе: “Эчемне поштырып йөрмә, әнә, чебиләрне ашыйлар бит ул каргалар, чебиләргә тимәсәләр, мин аларга тияммени?” Ә кызның җавабы совсем үтергечески була: “Һе, чеби ашый дип, чебине син дә ашыйсың бит, синең ботыңнан асып куйган кеше юк бит әле”.

Реклама

Шундый эшкә оста, телгә кыска кызлар үсте безнең аргы якта. Үстеләр дә очтылар, бәхетле генә булсыннар. 

...Ярар, сыерчык җаныем, әнә анда әкренгә кояш та күтәрелеп килә, бәлки кояшның да җирне жылытасы исенә төшкәндер...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: