Әле һаман акылыма килеп, ышанып бетә алмыйм! Гүзәлне бүген палатага чыгарачаклар. Кич белән тәрәзә аша күрешергә исәп, Алла теләсә, - дип сөйләде безгә Илназ.
Бүген татар блогеры, "Кызык-мызык" аккаунты хуҗасы Илназ Габидуллинның улы туды. Әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап Илназның үзенә шалтыраттык.
- Улыбыз бүген көндезге сәгать 12дә Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга аваз салды. Авырлыгы - 3300 грамм, буе - 52-23 см. Әле һаман акылыма килеп, ышанып бетә алмыйм! Гүзәлне бүген палатага чыгарачаклар. Кич белән тәрәзә аша күрешергә исәп, Алла теләсә, - дип сөйләде безгә Илназ.
Балага Илдан дип исем кушарга җыеналар.
Илназ белән Гүзәлне чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек телибез!
Лена Рәхимова
Комментарийлар