16+

"Кызым тугач, шигырьләр яза башладым"

Ирен бу кадәрле ярата торган кешеләр дә бар икән җир йөзендә! Бергә бер-ике ел яшәгәннән соң мондый хәл әле шаккатырмаса, 14 елдан соң хатын-кызның йөзендә мәхәббәт чаткыларын күрү сөендерә.

"Кызым тугач, шигырьләр яза башладым"

Ирен бу кадәрле ярата торган кешеләр дә бар икән җир йөзендә! Бергә бер-ике ел яшәгәннән соң мондый хәл әле шаккатырмаса, 14 елдан соң хатын-кызның йөзендә мәхәббәт чаткыларын күрү сөендерә.

Ләйсәннең күзләрендә очкын шәйләнмәсә, сүзенә генә ышанмас та идем, бәлки. Гаиләсе, ире хакында сөйләгәндә йөзеннән нур бөркелгәнен күрсәгез икән! Әлеге бәхетле Саттаровлар гаиләсе Кайбыч районы Кошман авылында яши.

Ләйсән белән Илшатның табышу тарихы бик кызыклы була – алар хастаханәдә дәваланганда бер-берсен таба. Дөресрәге, яшьләрне таныштыралар. Ләйсән –  Арча районы Курса Почмак авылыннан, Илшат исә Кайбычның Кошман авылында яши.
– Илшат белән Республика хастаханәсендә ятканда таныштык. Ул чагында хастаханәгә эләккәч бөтен органнарны тикшерәләр иде. Мине невропатолог карады да, никтер миңа күзләрең ошамый әле, дип, күз табибына җибәрде. Шунда ишек төбендә тора идем, Биектау районыннан бер абый килеп чыкты. “Хәзер мин сине бер егет белән таныштырам”, – ди. “Монда егетләр белән танышырга килмәдем, дәваланырга килдем”, – дим. “Менә синнән сорап торам”, – диде дә, булачак иремне палатадан чакырып чыгарды. Илшат күзен дәвалатырга килгән булган. Шул вакытта ук ниндидер тоемлау хисе булдымы... Хастаханәдән чыккач та аралаштык. Илшат өч елдан артык Кайбыч белән Арча сукмагын таптады, – ди Ләйсән.

Кайбыч якларын Ләйсән беренче тапкыр кунакка кайткач ук үз итә. Хәзер дә бик яратып яшим, ди.
– Еллар үткән саен туган ягымны да сагынам. Кунакка кайтып киләбез. Кунакка кайткач та кире Кайбычыма кайтасым килә, – ди Ләйсән.
Кечкенәдән ул журналист булырга хыяллана. Тик ул мәктәпне тәмамлаган елларны журналистика белгечлегенә конкурслар зур булу сәбәпле, укырга керә алмамын дип куркып, бу эшкә тәвәкәлләми.

– Хыялым тормышка ашмас кебек тоела иде. Педагогика университетына укырга кердем. Шунда читтән торып белем алдым. Кияүгә чыкканда өченче курсны тәмамлаган идем. Ирем үземнән 10 яшькә олы. Ул да инде яшем бара, әйдә өйләнешик, дип, алтын урталыкны таптык, – ди Ләйсән.
Кайбычка килен булып төшкәч, балалар бакчасында эшли башлый. Балалар тәрбияләү белән мәшгуль булса да, язуын туктатмый. Район басмасына, “Арча хәбәрләре”нә дә мәкаләләрен җибәреп тора. Әмма шигырьләрне беркайчан да бастырмый, үзе өчен генә яза. Башта балалар шигырьләре, аннан мәхәббәт темасына күчә...

Беренче уллары белән декрет ялында утырганнан соң, районның социаль яклау бүлегенә эшкә күчә Ләйсән. Анда инде нинди генә язмышлар, нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың! Яза белгән һәм яраткан кеше өчен моннан да әйбәт һөнәр юк төсле тоела аңа.
Ләйсәннең язмаларын “Кайбыч таңнары” мөхәррире Луиза Сөнгатуллина күреп, редакциягә эшкә чакыра. Менә шулай итеп Ләйсәннең балачак хыялы үзе дә көтмәгәндә чынга аша!
- Үзем дә моңа ышана алмыйча тордым. Минем өчен бу бик зур шатлык иде. Өметне өзәргә ярамый икән, – ди хезмәттәшебез.
Ләйсән белән Илшат өч бала – ике ул һәм бер кыз үстерә. Кызларына алар бик үзенчәлекле һәм матур – Язгөлем дип исем биргән. Алай гына да түгел, биш ел журналистик мәкаләләр язып кына яшәгән, шигырьләр язудан туктаган Ләйсән хисләрен кабат шигъри юлларга сала башлаган.
– Бөтен шигырьләрем хәзер балаларыма багышлана. Газетага да биргәлим. Кызым туганнан соң яңа иҗат сулышы ачылды минем. Ничә еллар үткәч, яңадан шигырьләр яза башлармын дип үзем дә уйламаган идем. Ике улыбыздан соң бик теләп, көтеп алынган кыз үстерү бөтенләй башкача икән. Кызым шигырьләр яздыра башлады, – ди Ләйсән.

Язгөлем июль аенда туган. Шулай булуга да карамастан, аңа бу исемне әти-әнисе күптән сайлап куйган булган инде.
– Язны бик яратам. Алмагачның ак чәчәкләренә үлеп гашыйкмын. Улларым икесе дә яз егетләре. Без ирем белән үзебез дә 29 мартта таныштык. Кызыбыз да яз туар төсле иде. Тик күңелдә калмасын дип, шул исемне бирдек. Төшемә дә керде. Әле ул вакытта кызмы-малаймы икәнен дә белми идек. Имештер, туу турындагы таныклык ясаттык. Анда Саттарова Язгөлем Илшат кызы дип яздырдык. Аллаһы Тәгалә үзе кушкан исемдер инде дип, кызга әлеге исемне бирдек, – ди бәхетле ана. Уллары Илсаф белән Илнур да сеңелкәшләрен бик ярата. Әниләренә ярдәм итеп тора.

Өч баласы, кыр кадәр өе, диңгез чаклы бакчасы булуы өстенә Ләйсән инде 2013 елдан бирле каенанасын бала караган төсле тәрбияли. Моннан җиде ел элек инсульт булып, Гөлфинә апа урын өстенә кала. Ләйсән каенанасын бик кадерләп яши. Эшләгән вакытта ач булмасын, кан басымы күтәрелеп, егылып ятмасын дип, төшке аш вакытында да районнан кайтып ашатып, карап китә торган була.

– Ул бит миңа шундый ул табып, үстереп биргән, ничек инде аны карамыйсың? – ди гаҗәпләнеп төп нигез килене. – Олы балаларны әнием-каенанам үстереште. Бик яратып карады ул аларны. Беренче бала белән дә, икенчесе белән дә 1,5 яшь тулмыйча да эшкә чыктым. “Колхоз эшенә йөреп, үз балаларымны да карый алмадым”, – дип, бик ярдәм итте әни. Беренче баланы тапканда 21 яшьтә генә идем. Икенчесен 25тә таптым. Ул чагында аларның тәмен дә татый алмаганмын. Шуңа да 35кә җиткәндә шул тәмне татыйсым килеп, тагын берне алып кайттык, – дип сөенеп туя алмый Ләйсән мәхәббәт җимешләренә.
Күзләр генә тимәсен үзләренә! Бары бәхет тулы шигырьләр генә язылсын!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading