16+

Күз буяу өчен булмасын, яки түрәләрнең социаль челтәрләрен кем алып барыр?

Быелның 1 декабреннән Россиядәге бөтен дәүләт органнары үзенең социаль челтәрләрен алып барырга тиеш. Әлеге канун Татарстанда да эшләячәк. Аккаунтларның “ВКонтакте” белән “Одноклассники” мәйданчыкларында теркәлүен таләп итәләр.

Күз буяу өчен булмасын, яки түрәләрнең социаль челтәрләрен кем алып барыр?

Быелның 1 декабреннән Россиядәге бөтен дәүләт органнары үзенең социаль челтәрләрен алып барырга тиеш. Әлеге канун Татарстанда да эшләячәк. Аккаунтларның “ВКонтакте” белән “Одноклассники” мәйданчыкларында теркәлүен таләп итәләр.

Болай әйткәндә, республика хакимияте инде ничә еллар интернетта утыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптәннән берничә социаль челтәрдә үз битен алып бара. Күптән түгел генә Телеграмда да сәхифәсен булдырды. Ул иртән хәерле иртә теләп, Ирек мәйданыннан бер фото урнаштырмаса, көннәр дә әллә ничек кенә уза. Моңа өстәп, министрлар, депутатлар һәм район башлыкларын да әйтергә кирәк. Кайберәүләре ничә еллар үзләренең шәхси битләрен матур гына алып баралар.

2018 елда Татарстанда “Инцидент-менеджмент» дигән система эшләп киткән иде. Ул халыкның интернетта язган мөрәҗәгатьләрен туплап, аны хакимият органнарына җибәрә, ә соңгылары мәҗбүри рәвештә аларга җавап бирергә тиеш. Ягъни “ВКонтакте”да Кайбычның кайсыдыр урамында юл юк дип комментарий язсак, җирле түрәләр әлеге хәлне аңлатачак, мөмкин булса, фәлән айдан соң ясалачак дип тә әйтәчәк. Әлеге система нәкъ менә мин Лаеш районында эшләгән вакытта килеп чыкты һәм миңа матбугат сәркатибе буларак әле аны көйләп җибәрергә дә туры килде. Бер яктан караганда, шул ук “Инцидент-менеджмент» халык белән аралашу, аның моң-зарларын белү һәм сорауларына тиз арада җавап бирү өчен бик яхшы инструмент булып тора. Дөрес, аны Татарстанда эшләтеп җибәргәнче дә без кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмый идек, әйтик, районның рәсми аккаунтына язган комментарий буенча күп кенә проблемалар хәл ителеп килде, әмма бу эшчәнлек мәҗбүри түгел иде. Ә инде әлеге система көйләнгәч, ул “тиеш”кә әйләнде.

Икенче яктан караганда, хакимият органнарында кайсыдыр юнәлеш буенча эш дөрес итеп барсын өчен анда шуның белән генә шөгыльләнүче, кирәкле тәҗрибәсе булган белгеч кирәк. Бу хакта мин үз фикерләремне “Именно Шулай” дигән телеграм-каналда яздым, кызык булса, кереп укый аласыз. Әйтик, 1 декабрьдән түрәләрне, хакимият органнарын социаль челтәрләр алып барырга мәҗбүр иттеләр, ә бу кемнең җилкәсенә калачак соң? Әлеге эшне өстәмә йөк буларак матбугат сәркатибенә яисә тагын да куркынычрак берәр бүлекнең белгеченә бирсәләр, аны җиренә җиткереп башкармаячаклар. Әнә, район газеталарында эшләүче веб-мастер һәм SMM-белгечләрне инде берәм-берәм хакимияткә чакыра башлаганнар, диләр, имеш, түрәләрнең социаль челтәрләрен алар алып барсын. Әкәмәт бит инде бу!

Әлеге эшчәнлекне боерык нигезендә тиешле тәҗрибәсез кешегә өстәмә акчалар түләмичә генә тапшырсалар, аны фәкать формализмга гына әверелеп калдырачаклар. Аларның мотивациясе дә, теләге дә юк бит. Моның нәтиҗәсе буларак, хакимият органнарына карата, киресенчә, халыкта нәфрәт кенә уяначак. Эшкә алынгансың икән, аны җиренә җиткереп башкарырга кирәк, күз буяу өчен түгел. Социаль челтәрләрне алып барырга кирәкме? Алайса, рәхим итеп, аерым эш урынын булдырыгыз һәм акчасын да түләгез, югыйсә, бу фикция генә була. Урындагы җитәкчеләр дә моның кирәк икәнен аңларга тиеш, чөнки ул күктән төшкән нәрсә түгел, замана таләбе, без Советлар союзы чорыннан күптән чыктык. Ә инде халык интернетта язган проблемаларны хәл итәргә дә кирәк, матур итеп җавап биреп кенә аннан котылып булмый.

Без беләбез бит, түрәләр арасында әллә нинди кешеләр бар, араларында яңалыкны инкарь итүчеләр дә җитәрлек. Мин моны юкка гына әйтмим, үзем шулар янында эшләгән кеше, ләбаса! Бүген безнең республикада күп кенә министрлар һәм район башлыклары социаль челтәрләрен алып бара. Араларында, хәтта, аудитория һәм мәгълүмат белән эшләргә өйрәтә алырлыклары да күренә. Әлеге закон эшли башлагач, аның халыкның проблемаларын хәл итүгә ярдәм итәчәгенә ышанасы килә, күз буяу гына булып калмас, шәт. 

Рәсим Хаҗиев

Фото: Рөстәм Миңнехановның телеграм-каналыннан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading