16+

Ландыш Әбүдарова: Президентыбыз мөрәҗәгатен Олы сүз буларак кабул иттем

Президент милли үзбилгеләнү процессында татар халкының менталитетындагы эчке потенциалга таяну кирәклеген әйтә. Безнең халык үз тарихында дистәләгән дәүләт төзегән. Евразия киңлекләрендә татар дәүләтләренең эзе калмаган җир юк.

Ландыш Әбүдарова: Президентыбыз мөрәҗәгатен Олы сүз буларак кабул иттем

Президент милли үзбилгеләнү процессында татар халкының менталитетындагы эчке потенциалга таяну кирәклеген әйтә. Безнең халык үз тарихында дистәләгән дәүләт төзегән. Евразия киңлекләрендә татар дәүләтләренең эзе калмаган җир юк.

– Президентыбызның бу мәкаләсен татар халкына Олы сүз буларак кабул иттем. Эчтәлегенә кереп тормастан ук, аның кирәкле һәм вакытлы булуын әйтәсе килә. Бер яклап, аны Президент сайлаулары алдыннан программа мәкаләсе, дисәләр (миңа калса, монысы аны тарайтып аңлау), икенче яклап, ул шушы тарихи үзгәрешләр, вакыйгалар (ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, җанисәп елыннан алып, мультикультурализм белән глобализм шартларында яшәргә өйрәнүгә кадәр) җирлегендә чикләрне билгели торган манифест та булып аңлашылды.
Эчтәлегенә килсәк, Президентның милли үзбилгеләнү проблемасына, милли стратегия кирәклегенә кабат-кабат басым ясап әйтүе аның бу җәһәттән инде төгәл күзаллаулары барлыгы турында сөйли. Чөнки халыкларның үз мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән сакланып калуы безнең дәвердә нәкъ менә үзбилгеләнү аша гына мөмкин. 
Президент милли үзбилгеләнү процессында татар халкының менталитетындагы эчке потенциалга таяну кирәклеген әйтә. Безнең халык үз тарихында дистәләгән дәүләт төзегән. Евразия киңлекләрендә татар дәүләтләренең эзе калмаган җир юк. Гасырлар дәвамында ул дәүләтен, дәүләтчелеген югалта барган. Әмма үзен югалтмаган, чөнки “туган кавеменең газизлеге” (“Кем газизрәк – бу Ватанмы? / Аһ, туган каумем газиз” – Дәрдемәнд) Ватанга караганда да көчлерәк булган. ХХ йөз башындагы Ренессансны әнә шул тәэмин иткән икән, ХХI гасыр үзе үк шуны таләп итә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading