Әлки районы Яңа Чаллы авылында күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгән кыз ул. Нәкъ Ленин бабай туган көнне – 22 апрельдә. Бу хакта белгәч, мин аның нигә шундый бар эштә дә алдынгы, актив булуының сәбәбен сорап тормыйча ук аңладым. Ленин ул заманда телләрдән төшми торган бөек юлбашчы иде. Һәр бала аның кебек булырга тырышып, аннан үрнәк алып үсте. Апрельнең бозлар киткән көнендә туган кыз да искәрмә булмаган, билгеле. Аңа тырышып укырга һәм җәмәгать эшләрендә актив булырга кирәклеге туган көне белән, алдан ук билгеләнеп куелган. Әле өч яше тулмыйча ук әтисез калган кызчык, мәктәпкә кергәч тә үзен башкалардан ким-ятим дип санамасыннар өчен, бөтен тырышлыгын укуга бирә. Кечкенәдән үк математикага хирыс була ул. Аны мәктәпнең математигы дип тә йөртәләр. Шуны белгәнгә,мәктәп директоры, роно хезмәткәре белән өйләренә килеп, әнисеннән төпчек кызын Казанга интернат-мәктәпкә җибәрүен үтенә. «балалар саны кимегәч, үзеңә дә җиңелрәк булыр», – ди. «Алтысына ризык тапканны җиденчесенә генә табармын», – дип, әнисе кырт кисә. Бу вакытта аның өч абыйсы яшьли вафат булып, гаиләдә җиде бала бер әнисе кулында калган була. Аннары әнисенең бу гамәле өчен аңа гомер буе рәхмәт укый Рузалия ханым.
Комсомолда узган яшьлек
Өченче сыйныфта укыганда туган көне көнне бәйләнгән кызыл галстугын, җиденчегә җиткәч, комсомол значогына алмаштыра Рузалия. Инде ул көннәрдән соң 50 елга якын вакыт узса да, дулкынлануын әле бүгенгедәй хәтерли. Югыйсә, комсомолның алты орденын да, тарихын да, уставын да төнлә уятып сорасалар да, белерлек итеп яттан өйрәнгән, ләкин барыбер каушата. Дулкынландыра, куллары дерелди. Батырлыклары таң калдырган Николай Островский, Олег Кошевойлар торган, идеясе өчен гомерләрен биргән оешмага керә бит! Район комсомол комитетында, кызның халәтен аңлап, тынычланырга киңәш бирәләр. Бераз тынычлангач, дулкынлануын җиңгән кыз барысын да чатнатып сөйләп бирә. Сөенә-сөенә, горурланып сөйли. Әле бу чакта киләчәктә үзенең дә комсомол комитетында секретарь булып, күп кенә яшь комсомолларга хәер-фатиха бирәсен ул чагында башына да кертеп карый алмый кыз.
Әнисе һәм абыйлары әйткән сүз закон булган кызга үз районына кайтып китүдән башка чара калмый. Ә әнисен бу вакытта бер абыйсы Казанга алып килгән, Рузалия дә Казан кызы булган чак була бу. Иске Әнҗерә мәктәбенә математика укытырга шулай кайта ул. Дүртенче сыйныфны җитәкләргә бирәләр үзенә. Аңа кадәр уннан артык сыйныф җитәкчесен күргән азу ярган сыйныф була ул. Аларның ихтирамын яулар өчен, Рузалия ханымга да шушы сабыйлар яшенә төшәргә туры килә. Аннары бу тәҗрибә киләчәктә аңа бик ярап куя.
Ул заманда студентлар белән очрашу дигән матур традиция бар иде. Мәктәпне тәмамлап, инде студент булган бәхетлеләр үзләре укыган мәктәпкә килеп, укытучылары, укучылар алдында чыгыш ясап, тырышып укырга кирәклеген сөйлиләр, ә укучылар, аларга карап: «без дә кайчан шундый булырбыз икән?!» – дип кызыгып утыралар иде. Андый очрашулар, гадәттә, матур бию кичәсе белән тәмамлана иде. Яшьләрнең биисе килүе гаҗәп түгел анысы, тик менә магнитофон гына юк, гармунчы да каядыр киткән. Рузалия сыйныфында бер магнитофон бар-барын, тик сыйныф ишеге бикле, ачкычы – директорда. Авырлыклар алдында каушап калмыйча, юл табарга өйрәнгән Рузалия сыйныфына тәрәзәдән кереп магнитофонны алып чыккач, рәхәтләнеп бииләр.
Ә иртәгесен аның сыйныф балалары тәрәзә астындагы кардагы аяк эзләрен линейка белән үлчәп йөриләр. Көл дә, ела да. Аларны тынычландырырга да өлгерми, Рузалияне комсомолның район комитетына чакыртып шалтыраталар. Барысы да, кичәге тәрәзәдән кергән өчен, дип уйлап бик борчылып: «Ярар, кайгырма, без сине ташламабыз», – дип озатып калалар. Үзе дә юл буе ни уйларга да белми бара, «Җинаять кылмадым ич мин», – дип тынычландыра аннары үз-үзен. Районның комсомол секретаре ут чәчеп торган бу үткен кызны җәзаларга түгел, ә дәрәҗә бирергә чакырган икән: өченче секретарь урынын тәкъдим иткән. «Юк!» – дияргә яратмый кыз, аннары комсомол, коммунист булганнардан ул сүзне тыңлап та тормаган чор бит бу. «Кирәк, димәк, риза һәм бетте-китте». Мәктәпне, укучыларын һәм үз һөнәрен бик яратса да, кыз өченче секретарь булып, Базарлы Матакка күченә.
Комментарийлар