16+

Лаешта тавыклар яшел йомырка сала?!

Йомырка темасы соңгы арада аеруча популярлашып китте әле. Моңа кадәр сөйләнгәннәре чүп кенә булган икән, әнә, Лаеш районында тавыклар яшел йомырка сала башлаганнар!

Лаешта тавыклар яшел йомырка сала?!

Йомырка темасы соңгы арада аеруча популярлашып китте әле. Моңа кадәр сөйләнгәннәре чүп кенә булган икән, әнә, Лаеш районында тавыклар яшел йомырка сала башлаганнар!

Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар  хуҗалыгында бер тавык көн саен гадәти булмаган йомырка сала икән. Без шалтыраткач та: “Бу йомырка йомырка гына булмады инде, башка капты”, - дип уенын- чынын бергә кушып сөйли башлады Зәйтүнә апа.

- Авылдашым Нурсил каяндыр дистә йомырка алып кайткан булган. Аны бер туганым  бастырып таратты. Бер чеби миңа да эләкте. Башкалардан аерылып тора иде ул, ап-ак, коңгырт төстәге йоннары да бар. Быел менә яшел кабыклы йомырка сала башлады. Баштарак буялгандыр дип юып та карадым, бетмәде. Тавыклар  бодай белән туклана,– ди Зәйтүнә апа.
Бу партиядәге калган тугыз тавык та шулай гадәти булмаган йомырка сала, ди. Тик бу хакта сөйләүче генә юк.  Гатаулиннар гаиләсендә яшел йомырканы ашарга шикләнүчеләр дә булган, хәзер ак кабыклысына караганда да тәмлерәк диләр. Яшел йомыркаларны җыеп чебиләр бастырырга да җыеналар.

Илгизәр Рәхимов, орнитолог:
- Тавык йомыркасының төсе нәрсә ашавына һәм нинди токымнан булуына бәйле. Безнең төбәктә гадәттә тавык коңгырт йә ак кабыклы йомырка сала. Яшел сирәк очрый. Мөгаен, бу генетика белән бәйледер. Яшел кабыклы йомырка тавык өчен дә, кешегә дә куркыныч түгел.  


Фото: Татар-информ
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading