16+

Һәлак булган хәрби журналист Владлен Татарский үзенең нәсел тамырлары турында: "минем бабам Хәйрулла тукыма саткан"

2 апрель көнне хәрби корреспондент Владлен Татарскийның иҗат кичәсе вакытында Питер кафесында көчле шартлау була. Очрашуда катнашучы 30дан артык кеше зыян күрә, Татарский үзе урында ук һәлак була. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, әлеге терактны Украинаның махсус хезмәтләре планлаштырган. 

Һәлак булган хәрби журналист Владлен Татарский үзенең нәсел тамырлары турында: "минем бабам Хәйрулла тукыма саткан"

2 апрель көнне хәрби корреспондент Владлен Татарскийның иҗат кичәсе вакытында Питер кафесында көчле шартлау була. Очрашуда катнашучы 30дан артык кеше зыян күрә, Татарский үзе урында ук һәлак була. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, әлеге терактны Украинаның махсус хезмәтләре планлаштырган. 

"Владлен Татарский" - Донецк өлкәсендә туган Максим Фоминның псевдонимы. Ул 1982 елда Макеевкада туган. Мәктәпне тәмамлагач ук шахтада эшләгән. Туган ягының тарихы турында журналист үзенең "Бег" дип аталган автобиографик китабында җентекләп язган. Биредә нәсел шәҗәрәләренең татарларга барып тоташуы турында да телгә алына. 

— Җирле заводларны һәм шахталарны саклауда осетиннар, черкеслар һәм ингушлар катнашкан. Шахта хуҗалары кавказлыларны тугрылыклары һәм текә холкы өчен хөрмәт иткәннәр. Әлбәттә, бу шаулап торган казанга әрмәннәр, яһүдләр, татарлар кебек сәүдә халыклары да килеп кергән, - дип яза Фомин үзенең китабында.  1909 елда булачак Макеевка Дмитриев шәһәренә Пенза губернасыннан минем бабам Хәйрулла да килеп урнаша. Ул тукыма саткан. Соңрак Донецк һәм Макеевкага бик күп татарлар килә, алар бер-берсе янында бик тыгыз урнашканнар. 20нче елларда ук, ачлыктан качып, Орел губернасыннан Макеевкага әтием ягыннан минем бабаларым да килә.

Фоминның татар милләтеннән булуын аның Донбасстагы хезмәттәше дә раслый. Аноним булып калырга теләп, Макеевкада «зур татар диаспорасы булган һәм бар» дип өстәмә рәвештә ассызыклады.

Псевдоним алу тарихы
«Татар бэкграунды» Фоминның үзенең иҗади псевдонимын сайлаганда билгеле бер роль уйнаган дип фаразларга була. Ачык чыганакларда хәрби журналистның икенче исеме Пелевинның «Generation п» (1999 ел) романының төп герое Вавилен (Владимир) Татарскийның авыр язмышы тәэсиренә бирелеп барлыкка килүе турында гына әйтелә.
Татарский Әдәбият институтын тәмамлаган, СССР таркалганнан соң әлеге чорга яраклаша алмаган һәм коммерция кибетендә сатучы булып урнашкан. Очраклы рәвештә ул реклама дөньясына эләгә һәм реклама шигарьләре язу талантын ача. Татарский башта копирайтер, аннары «криэйтор» булып эшли. Аның бурычы-чит ил товарлары рекламасын безнең менталитетка яраклаштыру була.
Украинада махсус операция башланганнан бирле Владлен Татарский Донбасска килә һәм «Восток» батальоны составына керә. Соңрак ул ДНР Транспорт министрлыгының махсус билгеләнештәге бүлегендә эшли. Ополчениенең төрле отрядлары халык милициясе буларак үзгәртелгәч, ЛНР халык милициясенең дүртенче бригадасы разведка ротасына күчә. Нәкъ менә шунда ул 2014 ел ахырына кадәр хезмәт итә.

2015 елның язында Фомин янә ДНРга кайта. Бер елга якын Донбассның иң легендар бүлекчәләренең берсендә – Александр Ходаковский җитәкчелегендәге «Восток» батальонында хезмәт итә. 2017 елда ЛНР халык милициясенең батальон разведкасына җибәрелә.

2019 елда Максим Фомин хәрби корреспондент буларак эшли башлый, нәкъ шул вакытта ул үзенең "Владлен Татарский" дип аталган шәхси телеграм – каналын алып бара башлый. Анда ул ЛНР һәм ДНРда булган хәлләр турында хәбәрләр урнаштыра. Украинада махсус операциянең беренче көннәрендә үк Донбасска килә һәм «Восток»батальоны составына алына.

Инде искә алынган «Бег» китабынан тыш, Татарский «Война» басмасын бастыра, шулай ук «Медитация» хикәяләр җыентыгы да басылуга әзерләнә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading