16+

Ландыш белән Иркә: гауга кайчан бетә?

Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова үзенә теләктәшлек белдереп, “башка түзә алмыйча” видео мөрәҗәгатьләр белән чыккан артистлар белән бергә кабат матбугат очрашуы уздырды.

Ландыш белән Иркә: гауга кайчан бетә?

Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова үзенә теләктәшлек белдереп, “башка түзә алмыйча” видео мөрәҗәгатьләр белән чыккан артистлар белән бергә кабат матбугат очрашуы уздырды.

“Умарта кортлары оясы” инде тынычланды дип йөри идек. Юк икән, әле күрәселәр алда, ахры. Сүз әлеге дә баягы бер балык башы — эстрададагы “галәмәтләр” хакында. 

Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова үзенә теләктәшлек белдереп, “башка дәшмичә түзә алмыйча” видео мөрәҗәгатьләр белән чыккан артистлар белән бергә кабат матбугат очрашуы уздырды. Ни сәбәпледер, бу юлы журналистлар артык күп түгел иде. Әллә пычракта казынып арыганнар, әллә инде кызыгы беткән. Майлы ботка да көн дә ашасаң туйдыра бит. Бу да шул тамакка утыра торган майлы боткага әйләнә башлады. 

Иң элек матбугат конференциясенең форматына тукталыйм әле. Минем Президент Рөстәм Миңнехановның тоткарланганын күргәнем бар. Казан мэры Илсур Рәис улы соңга калгалый. Тик журналистлар белән очрашуга  түгел. Ә бүген конференция 37 (!) минутка соңга калып башланды. Чыгыш ясаучылар һәм журналистлар соңарып килгәнгә түгел, алар барысы да диярлек әйтелгән вакытка килгән иде. Оештыручыларның “капризлары” нәтиҗәсе бу. Җәмәгать! Без сезне хөрмәт итеп килгәнбез икән, икенче юлы зинһар, сез дә безгә карата  бераз булса да кешелек сыйфатларыгызны “кабызыгыз” әле! Безнең бит эстрада керен чәйкаудан тыш  башка эшләребез дә бар. 

Икенчедән, матбугат конференциясеннән шоу ясау нигә кирәк иде?! Җиде камера, утлар, артистларга сораулар бирүне репетицияләү... Русларда “Будь проще, и люди к тебе потянутся” дигән әйтем бар. Менә мин бу кәмит-конференция оештыручыларга да шундыйрак киңәш бирер идем. Андрей Малахов тапшыруы төшерергә ниятләгәнсез икән инде, аны алдан ук кисәтәсе калган. Соңрак килер идем. Малахов тапшыруы дигәннән, бу очрашу һич тә ким булмады. Ландыш хәтта ялганны ачыклый торган детекторга кадәр алып килгән. 

Сираҗи әйтсә әйтә 


Матбугат очрашуын танылган журналист Искәндәр Сираҗи алып баруын белгәч, бераз аптырашта калдым. Егерме еллап шул артистларны сүккән, бер “Татар җырын” да калдырмый карап, тамашаны “сүтеп җыйган” Искәндәр абый әллә шоу-бизнеска җыенган инде? Алай дисәң, репетицияләп матбугат очрашулары үткәрүне үзе дә аңлап бетермәде бугай. Юкса, “Гаугалы йорттан җыр кача”, дип, догалар укый-укый сүз башлар идеме? 

Кыскасы, Искәндәр Сираҗины матбугат очрашуын алып барырга ни сәбәпле чакыруларын мин шәхсән аңлап бетермәдем. Әмма алып баручының кем булуы бу очракта мөһим түгел иде. “Оскар” таратмыйлар, ләбаса. 

 Дәгъвачылар арта

Алдагы матбугат очрашуын Ландыш Нигъмәтҗанов ире Фәрит Таишев белән уздырса, бу юлы дистәләп артист җыелды. Хәтта Чаллыдан Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова һәм Әлфинә Әзһәмова да килгән. 

Сүз иң элек Ландышка бирелде. Ул бүген дә әлеге гауганың юктан бар булмавын, үзе ясаган видеомөрәҗәгатьнең уйлап эшләнгән эш икәнен искәртте. 

-Мин моңа бик әзерләндем, уйладым. Әмма соңгы ике ел түздем. Беркем белән дә талашмадым, тавыш күтәрмәдем. Үземнең фикеремне әйттем, - ди җырчы. 

Хайп ясау, пиар өчен “мин инде яшь җырчы түгел, сәхнәдә 15 ел эшләгән кеше”, ди Ландыш Нигъмәтҗанова. 

-“Алтын йомырка” сала торган  тавыкны суймыйлар, диләр. “Барс медиа” коммерция оешмасы. Ни өчен “алтын күкәй” сала торган тавыкны сую башланды?- дип сорады Искәндәр Сираҗи.

-Ни өчен шулай эшлиләрдер, мин белмим. Иркә Динә Марат кызы аркылы шулай итә. Кемдер аңа комачаулый дип уйлыймы. Мин аңламыйм,- ди Ландыш. 

Гомумән, “белмим”нәр бу очрашуда еш яңгырады. Икенче юлы ачыклык кереп килегез, пажалысты хөрмәтле артистлар. Без бит укучыга алар белми, дип яза алмыйбыз. Проблема бар. Аның сәбәбе бар. Ул сәбәпне сезнең һәркайсыгыз да белә, ә без юк. Белмәгән әйберне ничек укучыга җиткерик соң без?!

“Исәнләшмәгәнгә, юлыбызны кисте”

Яшь җырчы Ильмира Нәгыймованың да Иркәгә дәгъвасы бар икән.

-Иркә белән без иң беренче елдан ук таныш идек. Башта без бик якын да аралаштык. Аннан инде, әлбәттә, үкендем. Җиде ел эчендә нәрсә генә булып бетмәде. Хәтеремдә, “ТМТВ” премиясендә Иркә белән басып торганда, ул минем өр-яңа күлмәгемнең итәгенә басып ертты. Мин инде түзмәдем, Иркә, син махсус эшлисеңме соң дидем? Ул гафу үтенде. Бу әлбәттә, “чәчәкләре” генә. Минем килешүне дә озынайтмадылар (“Барс Медиа” белән килешү турында сүз бара — Л.Л), ротациядән дә алдылар. Әле күптән түгел генә белдек: без “кара исемлектә” булганбыз. Акча юк, ипотекабыз, кредитыбыз бар. Ул безнең ипиебезне алган кебек була инде. Динә Марат кызы китеп торганда, оешмага  безнең якын кешебез килде. Аллага шөкер, хәзер без эшлибез. Нишләп шушы бер кеше безнең җырларыбызны халыкка җиткерергә киртә куя? Без бит аңа тимибез, үзебез җырлыйбыз, - ди яшь аралаш Ильмира. 

Баксаң, Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның “Татар җыры”нда чыгыш ясамау сәбәпчесе дә Иркә икән!

-Мин үзем дүрт ел “Татар җыры”нда катнаштым, Аллага шөкер. Безне аннан алып аттылар, без җырлый белмибез, аңа лаек түгел дип әйттеләр. Руслан Иркә белән  кайдадыр исәнләшмәгәнме шунда... Русланым ялагайлана белми, андый түгел. Ирем хакында да “мин бу егеткә сәхнәгә чыгарга ирек бирмәячәкмен”, дигән. Кем соң ул шул хәтле?- ди Ильмира. 

“Барс Медиа” мине җырчы итте”

Очрашуга килүчеләрнең барысы да бертавыштан “Барс Медиа” компаниясенә рәхмәт укый. Мине алар җырчы итте, диләр. 

Хәтерләсәгез, моннан 10-12 еллар элек, абыйсы артыннан сәхнәгә Ленар Сәйфиев күтәрелгән иде. Баксаң, Иркә ул вакытта ук бик зур тәэсиргә ия шәхес булган икән. 

-2016 елда мин беренче тапкыр мондый әйбер белән очраштым. “Музыкаль десант” проектында концертны башлап җибәрүче мин идем. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясовлар “Сиңа Ленар күбрәк җыр кирәк, син халыкны күтәрәсең, сиңа ике генә җыр булмый, тагын ике җыр өстибез”, диләр. Шул Иркәнең күңеленә ярамадымы инде, бик котырынды. Ничек инде шулай, без монда аңа караганда алданрак җырлый башладык, андый өстенлекләребез юк дип, бала-чагалык күрсәтте. Мин аңа әйттем: минем юлда башка очрама дидем. Бүген мин сәхнәдәш дусларымның тарафдарлары булып килдем. Артистлар сөйләгән барлык сүзләр дә хак, - ди Ленар Сәйфиев. 

Башка — баш

Хәтерләсәгез, Рәмилә Хәйретдинова белән Алсу һәм Азат Фазлыевлар да видео яздырып  мөрәҗәгать иткән иде. 

Бу ике очракта да Иркә белән сәхнәдәге мөнәсәбәтләр түгел, ә шәхси каршылыклар туган. 

-Мин кешегә бәреп әйтә торган, видеоны болай гына куя кеше түгел. Мин җаваплы, бернәрсәдән дә курыкмыйм. “Барс Медиа”ның миңа бернинди зыян китергәне юк. Бу минем шәхси мөнәсәбәтләр. Акча мәсьәләсе түгел, Иркәнең әниемнең авыртуын сәхнәгә чыгар өчен “хайп” дип әйткәне иң күңелемә тигәне. Мин әнинең рухын кимсетергә ирек бирмәячәкмен. Иркәгә әйдә барысын да уртага салып сөйләшик, дидем. Әмма җавап булмады. Аның урынында булсам, икенче көнне үк видео яздырып, гафу үтенер идем. Андый көнгә калырга язмасын. Максатым — бары дөреслек кенә булсын. Бөтен кеше җырласын, ул да эшләсен, - ди Азат Фазлыев. 

Иркә Фазлыевлар белән Хәйретдиновлар арасында гайбәт таратып, ике гаиләне дошманлаштырырга да өлгергән булып чыкты. Хәзер инде бар да тәртиптә.

Иркә нигә дәшми?

Бу хәлләрдә иң кызыгы — Айгөл ханымның (Иркәнең) әлеге сүзләргә карата бер  генә дә җавап бирмәве. Мишәр кызларының тиресе калынмы, әйтер сүзе юкмы, әллә инде сүз боткасына кушылмыйча, читтән генә күзәтүне хуп күрәме? Ул гадәттәгечә концертларын куя, җырлый, гастрольләргә йөри. Җырчылар әйткәндәй — белмим инде, аптыраш!  

Алай-болай бу язма кулыгызга эләксә, бәлки бераз булса да ачыклык кертерсез, Иркә? Түземсезлек белән көтеп калабыз! Сүз уңаеннан, бездә артистлар хакында язмалар бушка бастырыла.

P.S. Оныта язганмын, Ландыш Нигъмәтҗанова барлык дәгъваларын җыеп, туплап, судка мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде. Әле очы-кырые күренмәс бу хәлләрнең. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    шул тиклҽм Иркә тип бҽр ҽрҽңдҽ ҡыраһың Лилия ЛОКМАНОВА

    • аватар Без имени

      0

      0

      МЭКАЛЭДЭ БИК КУП ЯЛГЫШЛАР БАР, ЯХШЫЛАП УКЫП ЧЫГУЫГЫЗ СОРАЛА.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Анламыйм, Иркэ АЛЛАнын бар икэненэ ышанамы сон?,нигэ жавап бирми ул,шартлатсагыз да жинэм ди,жулэр жинэм дияр,акыллы юл куйдым дигэн,

        • аватар Без имени

          0

          0

          Язмадагы хаталар искиткеч куп, тозэтегез, зинhар.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Иркэдэн жавап котэбез .

            Мөһим

            loading
            2
            X