16+

Ландыш Нигъмәтҗанова күз тиюгә ышана, тик нигә кызы Ләйләнең видеоларын инстаграмга куя?

“Иң популяр татар җырчылары инстаграм аккаунтлары” бишлегенә Ландыш Нигъмәтҗанова да керә. Җырчының аккаунты ни өчен кызык икәне аңа язылганнарга билгеле: ул анды кызы Ләйләнең видеоязмаларын урнаштыра. Кечкенә булуына карамастан, Ләйлә бик үткен һәм олыларча фикерли. Әни кеше баласына күз тияр дип курыйкмый микән, бу хакта аннан сораштык.

- Күз тиюгә ышанам, ул бар. Әмма гомер буе балаларны күрсәтми, яшереп утыра алмыйм бит. Күз тиюдән сакларга тырышам, догалар укыйм.

- Узган атнада Ләйләнең туган көне булды. Ничек билгеләдегез, нәрсә бүләк иттегез?

- Әйе, кызыбызга дүрт яшь тулды. Өйдә генә, якыннар белән уздырдык. Бүләккә үзе сораган әйберләр - уенчык һәм киемнәр алдык.

- Ләйлә кемгә охшап шулай үткен?
- Белмим дә. Әтисе бик тыныч. Миңадыр. Мин дә бәләкәй чакта шундый булганмын. Ләйлә бик максатчан, аның укыйсы, шигырьләр ятлыйсы килә. Аңа бер генә аңлатасың, шундук “эләктереп” ала.

Аннары, аңлатып сөйләргә ярата. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар. Берәр темага сөйләшә башласак, “Хәзер кызык әйтә”, - дип, тиз генә камерага тотынам. Мәсәлән, бүген балалар бакчасына барганда: “Әни, кайчан инде мин мәктәпкә йөри башлыйм? Минем эшкә барасы килә. Күп итеп акча эшләп, сиңа бүләкләр аласым килә”, - ди. Камерага төшергәнен күрсә дә, ятсынмый. Ә менә кечкенәсе ачу итеп елмаймый да: видеога төшәргә бөтенләй дә яратмый.

- Ләйләне хәзер урамда таныйлардыр?
- Әйе, урамда да, сәүдә үзәкләрендә йөргәндә дә...

- Сез гастрольдә булганда балаларыгыз кем белән?
- Элек нянябыз бар иде, хәзер әти-әни ярдәм итә. Фәритнең әнисе өч җирдә укытып йөри, аның вакыты таррак. Минекеләр өйдә генә, балаларны карашырга ярдәм итешәләр.
Алар әни итәгенә ябышып елый торган балалар түгел, кайда китсәк тә – тыныч калалар. Гомумән, алар юк-барга елап, әйбер таптырып ята торган балалар түгел. Аларны шулай тәрбияләдек. Ашауга килгәндәдә дә: җылы аш ашамыйча, тәм-том юк бездә. Өстәлдә беркайчан да кәнфит куйганым юк. Бары тик көненә 1-2 кәнфит, яисә башка тәм-том бирәм. Сирәк биргәч, ул тагы да тәмлерәк һәм үзләренә дә кызыграк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading