16+

Лайклар белән яшибез, "лайклы” спектакльләр карыйбыз

Якутларның спектакльләренә Казан тамашачысы өйрәнеп бетте инде. “Нәүрүз” фестивалендә дә тамашачы аларны көтеп ала. Тамырларыбыз уртак булу да сиздерәдер, бәлки. Әллә инде якут халкы үзенең милли йөзен театр аша башкаларга да җиткерә белү сәләте шул кадәр җәлеп итәме икән?

Якутларның спектакльләренә Казан тамашачысы өйрәнеп бетте инде. “Нәүрүз” фестивалендә дә тамашачы аларны көтеп ала. Тамырларыбыз уртак булу да сиздерәдер, бәлки. Әллә инде якут халкы үзенең милли йөзен театр аша башкаларга да җиткерә белү сәләте шул кадәр җәлеп итәме икән?

Белмим, әмма нинди спектакль белән килсәләр дә, Саха Республикасы артистларын бездә яратып каршы алалар. Хәзер инде Якутиянең милли киносы да Татарстан тамашачысына килеп җитеп, күңелгә керә башлады. Әлеге дә баягы миллилек үзенекен итә.

1 һәм 2 сентябрьдә Д.К. Сивцев-Суорун Омоллон исемендәге опера һәм балет театры Казанга гастрольләр белән килә. Әмма бу гастрольләрдән без күрергә өйрәнгән миллилекне көтәсе түгел. Тамашачыларга instagram тормышына багышланган “Калейдоскоп иллюзий” һәм “12 стульев” экцентрик балеты тәкъдим ителәчәк.

“Калейдоскоп иллюзий” темасыннан үк күренгәнчә, классикадан ерак торган тамаша. Заманча музыкаль спектакль инстаграм блогер тормышына багышлана. Спектакльне махсус Саха театры өчен язганнар. Аны куюда Казахстан, Беларусь, Мәскәү, Пермь, Екатеринбург белгечләре катнашкан.

Театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе, бу спектакльнең режиссеры Сергей Юнганс сүзләренчә, “Калейдоскоп иллюзий” бик динамик спектакль. Аны куюда ике хореограф катнашкан һәм мюзикл алымнары чагылыш тапкан.

“Спектакль үзенә 8 новелланы берләштерә. Аларның һәркайсы мөстәкыйль сәнгать әсәре”, - ди Сергей әфәнде.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да спектакльнең нәкъ менә безнең заманга туры килүен ассызыклады. “Бу безнең яшьләребез өчен бик кызыклы спектакль. Без бүген нәрсә белән яшибез? Еш кына instagram дагы “лайк”лар белән. Алай гына да түгел, безгә еш кына “лайк”лар уңышлы булу күрсәткече дип тукыйлар. Ә аларны күбрәк алган кешеләр искиткеч бәхетле, дип санала”, - дип бу уңайдан фикерен җиткерде Ирада Әюпова.

“12 стульев” та без күрергә өйрәнгән спектакльдән аерылачак. Бу балетта персонажлар сөйләшәчәк. Биредә хәтта рок-н-ролл элементларын да күрергә мөмкин.
Казанга Якутия артистлары ике зур фура декорацияләр белән килә. (Спектакльләрнең масштаблыгын күз алдына китерәсездер инде!) Аннан соң алар Уфа, Йошкар-Ола, Ульяновск шәһәрләренә юл ала.

Фото: kuda-kazan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading